Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Укучының мәдәни көндәлеге» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Әкият «Татар дәүләт курчак театрында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «иң мәдәни ата-ана»конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чаллыдан «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре: Әскәр Дәүләтшин (18 нче мәктәп), Элина Рәхимова (51 нче мәктәп), Самина Суфиярова (76 нчы гимназия), Диана Кундева (78 нче Пушкин пролицее ), Мансур Ногуманов (23 нче мәктәп), Илүсә Андерьянова (4 нче мәктәп), Милана Чимбарисова (58 нче мәктәп), Ирина Кудрявцева ( 37 нче мәктәп), Алия Мәүләнбердиева (34 нче мәктәп), Сәлимхан Гыйльметдинов (19 нчы мәктәп), Ришат Таҗетдинов (69 нчы мәктәп), Анастасия Чеботарь (1 нче мәктәп).«Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Асель Таҗетдинова, Зөлфия Суфиярова, Наталья Гричихина җиңү яулады.
Конкурста җиңүчеләрнең барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Балаларга наушниклар, әти-әниләргә китаплар һәм флешкалар бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның шәһәр этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү Үзәк шәһәр китапханәсендә узды. Уку елы дәвамында балалар мәдәният учреждениеләренә актив йөрделәр, порталда блоглар алып бардылар www.культурныйдневник.рф бер-берсе белән хис-кичерешләре, идеяләре белән уртаклашып, мәдәни көндәлек алып бардылар.

 

http://nabchelny.ru/news/36469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев