Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучы бөек, изге исем!

Укытучы һәрберебезнең язмышында иң олугъ, хөрмәтле исемнәрнең берсе. Аларга тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Нинди генә мактау сүзләре әйтелмәсен, ул алар өчен аз. Хөрмәткә, мактауга үтә лаеклылар бар. Үз эшен җаны-тәне белән яратып башкаручылар, булган көчләрен, вакытларын кызганмый, алны-ялны белми эшләүчеләр күп.

Аларны яраталар, фәкать яхшы яктан гына искә алалар. Бүген сүзебез шуларның берсе хакында. Гөлсинә Ханморза кызы Гыйлмуллина. Ул Яр Чаллы Педагогия көллиятендә 23 ел укыта... Гомуми эш тәҗрибәсе - 35 ел!

Укытучыларны без чагыштырып бәялибездер. Мәктәптә укыган чакта ул мәсьәләдә гамьсезрәк булабыз, ә менә укып бетереп, әзме-күпме тормыш күргәч, билгеле бер нәтиҗәләр туа. Кемнең чынлап торып яхшы укытучы икәне аңлашыла, яисә тагын бер кат моңа инаныла. Мәктәптәме, көллияттәме укыган мәлләрдә укытучы ике генә төргә аерыла: усал һәм усал түгел. Соңыннан гына аңлыйсың. Гыйлеме, аңлату осталыгы, психолог сыйфатлары - укытучының дәрәҗәсен дөрес итеп билгеләүче төп билгеләр тәлгәше менә шушылар. Дистә еллар узгач, хөрмәт белән нәкъ менә әлеге сыйфатка ия булганнар хөрмәт белән искә алына. Төшенгәнсездер инде, Гөлсинә апа Гыйлмуллина укытып чыгарган укучылар вә талиб-талибәләр яраткан укытучыларын нәкъ менә шулай искә алалар.

Якыннанрак танышыйк.

Гөлсинә апа - биолог! Көллияттә медицина-биология циклына кагылган фәннәрне укыта. Моңа биологиядән башлап, тормыш иминлеге, медицина нигезләре, анатомия, химия - барысы да керә. 35 ел инде ул шушы юнәлештә белем бирә. Күпмедер татар теле дә укытып алган... Анысы күптән. 1990 елларга кадәр, 32 нче шәһәр мәктәбендә эшләгән вакытларда ук. Ә көллияткә күчү тарихы болайрак.

- Чаллыда Казан дәүләт педагогия көллиятенең филиалы ачылды. 1993 елларда көллиятнең җитәкчесе Лидия Шилова мине үзләренә укытырга күчәргә үгетләде. Аңынчы 32 нче мәктәптә шактый эшләгән идем бит. Мине бик җибәрәселәре килмәде. Авыр булды сайлавы. "Бик читен булачак сиңа анда. Бик авыр, көйсез коллектив" дигән сүзләр дә булды. Әмма мин барыбер күчәргә карар кылдым. Дөресен генә әйткәндә, шәхси сәбәпләре дә булды. Мәктәптә ике смена укытырга туры килә. Ә минем бала - бакчада. Барып алырга кирәк. Көллияттә бер генә смена укытасы. Шул да йогынты ясады. Менә шуннан бирле көллияттә укытам. 23 ел булган инде...

Балалар дигәннән, Гөлсинә апаның алар икәү. Олысы Ләйсән - бүгенге көндә хөкемдар ярдәмчесе булып эшли, хокукчы. Уллары Илназ шулай ук хокук юнәлешен сайлаган. Ни өчен? Мине бу башта гаҗәпләндергән иде. Сәбәбе әтиләрендә икән. Илгизәр Гыйлмуллин күп еллар тикшерүче булып эшләгән кеше. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең тикшерү эшләре буенча урынбасар вазыйфасына хәтле күтәрелгән. Шундый язылмаган бер кагыйдә бар: гаиләдә ата кеше хокук юнәлешендә эшләүче кеше булса, балалары һичшиксез шул эзгә баса, ди.

- Нишләп укытучы һөнәрен сайламады берсе дә? - дип сорыйм Гөлсинә ападан.

- Күреп торалар, укытучы эше җиңелләрдән түгел...

Гөлсинә апа тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан. Табиблар гаиләсендә туып үскән. Бертуганнары икесе дә табиблар. Гөлсинә апа үзе дә табиблык һөнәрен үзләштерергә тиеш булган.

- Ник табиб һөнәрен сайламадагыз соң, Гөлсинә апа?

- Авырулар белән эшли алмам дип курыктым. Үлем турындагы хәбәрләрне авыр кичерәм. Бәлки, шуңадыр...

Язмыш җепләре бер-берсенә алдан уралган диләр. Уралмый, аны без үзебез урыйбыз. Ул җепләрне урар өчен атлар сукмак кына кайчак алдан түшәлеп куела. Алар тармаклы-тармаклы, кайда борылачагыңны бары үзең генә хәл итәсең. Асылда гап-гади бер очраклылык кертеп җибәрә торгандыр да инде кешене ул-бу сукмакка. Әйтик, Гөлсинә апа укытучы, Илгизәр әфәнде тикшерүче. Сукмаклары кайчан кисешә дә, җепләре ничек урала? Барысы да гади. Илгизәр әфәнденең сеңлесе - Әлфира исемле кыз белән бергә укый Гөлсинә апа. Ул чакта яшьләр.Тулай торакта тормыш күңелле. Бер бүлмәдә 17шәр кыз тора. Кызларның туганнары, егетләре кунакка килә. Илгизәр менә шунда күреп ошаткан да инде булачак хәләл җефетен. Сеңлесенә әйтеп куйган: танышасым килә шул кыз белән, дигән.

- Беренче килгән чагында игътибар да итмәгән идем, - дип елмаеп исенә төшерә Гөлсинә апа. - Аннары инде Әлфираның туган көнендә танышкач, игътибар итми мөмкин булмады. Килә, һәрвакыт ярдәм итә иде. Менә шул тарихы...

Хәзер Гөлсинә апаның мөгаллимлек эшендә ирешкән уңышларына күчик. Санап бетергесез алар. Ул бәйгеләр, олимпиадалар, фәнни ярышлар - үзе, укучылары ирешкән уңышлар: йөзләгән мактау кәгазе, йөзләгән бүләкләр. Татарстан, Россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә яуланганнар - барысы бергә бер өем. Аларга тукталсак, берничә санны рәттән Гөлсинә апага багышларга туры киләчәк. Гаҗәп түгел, "Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе"н нәкъ менә шул уңышлары санап бетергесез булганнарга гына тапшыра торганнардыр да инде ул.

Яңадан көллияткә, Гөлсинә апаның хезмәттәшләренә әйләнеп кайтасы килә. Ул аларны гел мактый. Коллектив искиткеч яхшы, дип кат-кат кабатлый. Үз тиңнәре дә, соңрак эшкә килгәннәре дә. Җитәкчеләре Әлфия Тимербаевна Галиевадан башлап...

Тагын бер үзенчәлекле асыл сыйфаты бар бит әле Гөлсинә Ханморза кызының. Менә дигән балта остасы да булып чыкты ул. Чынлап торып шаккатырды. 20 елдан артык машина йөртүен дә өстәсәк, бөтенләй гаҗәп. Кирәк икән урындыгын да, өстәлен дә ясап бирә, мунчага ләүкә-эскәмиләрен дә үз куллары белән әмәлләгән, балаларына, оныкларына ял урыны ясап куйган. Үз күзләрем белән күрмәсәң, моңа ышануы да кыен хәтта.

Ничек шулай? Берәр тылсымы бармы? Бернинди дә тылсым юк.

- Әти сугыштан яраланып кайтты, үпкәсендә ядрә кыйпылчыгы калган. Шуңа ул авыр эшләр эшли алмады. Абый миннән 11 яшькә зур. Ул укып бетереп чыгып киткәч, эшләргә кеше калмады. Әти гел: их малайлар булсагыз, их тагын улларым булса, дип әйтә торган иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Печән чабу, утын яру, таш ташу - ир-ат эшеме ул, хатын-кызныкымы аерып тору булмады. Яшьтән балта-пычкы тотып үскәч, онытылмый икән ул. Киресенчә, олыгайгач та яратып, тәмләп эшлисең.

Гөлсинә апа көллияттә иң дәрәҗәле укытучыларның берсе. Тәҗрибә-осталык ярты гасырлык, менә дигән психолог, дәрәҗәсе, хөрмәте зур, ә үз-үзен тотышы белән гап-гади бер укытучы. Шундыйлар сокландыра да инде.Ул укытучы һөнәренең бөек, игелекле икәнен җаны-тәне белән тоеп хезмәт итә. Бәйрәмегез белән сезне, Гөлсинә ханым!

Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X