Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларны республика зурлады

6 октябрьдә Казан "Баскет-холл"ында Халыкара укытучылар көненә багышланган республика бәйрәме булды. Анда республиканың иң алдынгы укытучылары, шул исәптән, Чаллыдан да 400гә якын педагог хөрмәтләнде. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантанада республика җитәкчесе КФУның "Н.И.Лобачевский исемендәге лицееның" информатика һәм ИКТ укытучысы Сергей Михайлинга һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясе директоры...

6 октябрьдә Казан "Баскет-холл"ында Халыкара укытучылар көненә багышланган республика бәйрәме булды. Анда республиканың иң алдынгы укытучылары, шул исәптән, Чаллыдан да 400гә якын педагог хөрмәтләнде. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Тантанада республика җитәкчесе КФУның "Н.И.Лобачевский исемендәге лицееның" информатика һәм ИКТ укытучысы Сергей Михайлинга һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинага хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Аларга "Татарстан Республикасының халык укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Укытучылар көненә багышланган чаралар моның белән генә чикләнмәде. Казанда Татарстанда беренче Милли мәгариф үзәге һәм Республика Олимпиада үзәге ачылды.

Милли мәгариф үзәгенә "Балакай" балалар бакчасы, Казан федераль университеты каршындагы 2нче гимназия һәм 32нче музыка мәктәбе керә. Үзәкнең төп үзенчәлеге - халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте нигезендә туган телдә белем алуның өзлексезлеген гамәлгә ашыру. Бу уку йорты республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм федераль университет өчен ресурс базасы булып тора. Биредә татар зыялыларын бер түбә астында тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев