Укытучыларның хезмәт хакын исәпләгәннәр
Кайсы төбәктә иң аз эш хакы алалар дип уйлыйсыз?!
"Росстат" мәгълүматлары нигезендә узган елның гыйнварь-ноябрь айларында башлангыч, урта, югары, шәхси, федераль һәм башка белем бирү учреждениеләрендә 50 мең сумнан артык (салым түләгәннән соң) эш хакы алып эшләгән хезмәткәрләр өлешен исәпләп чыгарганнар.
Беренче урында - 59,5 процент белән Мәскәү тора. Икенчедә — Чукотка (49,9 процент), өченчедә — Яма-Ненец автономияле округы (45,1 процент), дүртенчедә — Магадан (38,7 процент), бишенчедә - Камчатка (37,1 процент). 6нчы-10нчы урыннарны Сахалин, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм Якутия бүлешә.
Иң соңгы биш урында: Калмыкия (1,3 процент), Дагыстан (1 процент), Тамбов өлкәсе (0,9 процент), Чечня (0,9 процент), Ингушетия (0,5 процент), Карачай-Черкессия (0,4 процент).
https://kiziltan.ru/obraz/19905-ukytuchylarny-hezmt-hakyn-isplgnnr.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев