Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул Дубайга кайткан

Тәүдә кунакханәдә яшәргә җыенган идек, ләкин ошаганын тапмадык. Фатирда торып торырга булдык. Монда яхшы фатирлар һәм кунакханәләр йөз мең сумнан башлана.

Музыкант, саксофончы Артур Mauzer законлы хатыны – җырчы Лия Шәмсина белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күченгән. Үзенең Дубайда яшәячәге һәм эшләячәге турында ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.

“Дубайга кайттык. Хәзер үзем генә түгел, хатыным белән. Билетлар кыйммәт, очканда да нюанслар күп булды. Ләкин барысы да артта. Тәүдә кунакханәдә яшәргә җыенган идек, ләкин ошаганын тапмадык. Фатирда торып торырга булдык. Монда яхшы фатирлар һәм кунакханәләр йөз мең сумнан башлана.

Дубайда 30 градус эссе, диңгез җылы, бәрхет чоры әле. Бал аен үткәрәбез. Ә аннан эш көннәре башлана”, – дип язды музыкант.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев