Шəhри Чаллы

Вакцина кемгә бушлай?

Яр Чаллыда 1 ноябрьдән 141мең 602 кешегә гриппка каршы вакцина ясау планлаштырыла. Татарстан буенча әлеге сан 1 миллионнан да артырга мөмкин. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Марина Ходакова җиткерде. Бушлай прививка кемнәргә ясала, аның кайбер хроник авыруларга тәэсире, вакцинаның...

Яр Чаллыда 1 ноябрьдән 141мең 602 кешегә гриппка каршы вакцина ясау планлаштырыла. Татарстан буенча әлеге сан 1 миллионнан да артырга мөмкин. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Марина Ходакова җиткерде.

Бушлай прививка кемнәргә ясала, аның кайбер хроник авыруларга тәэсире, вакцинаның сыйфаты, кайда эшләнүе белән дә кызыксынды журналистлар.

- Гриппка каршы вакцина - әлеге йогышлы авырудан саклануда иң ышанычлы чара. 2006 елдан ул халык сәламәтлеге өчен иң мөһим прививкаларның илкүләм календарена кертелде. Быелгы препарат үзебездә эшләнгән, сыйфаты бик югары. Аллергияле, башка төрле хроник авыруларның да үзенчәлеген исәпкә алып ясалган. Вакцина ясау ирегенә килгәндә, иммунитетлары көчсезләнгән кешеләргә, иң беренче чиратта, саклану чарасын күрергә кирәк. Әлбәттә, вакцина ясалганнан соң, 2-3 көн дәвамында хәлсезлек булырга, температура күтәрелергә мөмкин. Бу нормаль халәт. Акрынлап организм үз хәленә кайтачак. Ләкин тән температурасы 39 градустан күтәрелә икән, кичекмәстән табибка шалтыратырга кирәк, - дип искәртте белгеч.

Ел саен вакцина ясалырга тиешле контингентны да ачыклады эпидемиолог. Әлеге исемлеккә 6 айдан зуррак балалар, 1-11нче сыйныф укучылары, студентлар, аерым һөнәр ияләре, көмәнле хатын-кызлар, 60 яшьтән узган өлкәннәр, армия хезмәтенә чакырылу яшендәге егетләр һәм хроник авырулар керә.

- Быел безнең шәһәрдә илкүләм календарь буенча 130 380 кешегә вакцина бушлай ясалачак. Ә калган 11 мең 222 кеше прививканы түләп ясатачак яки алар өчен эш бирүчеләр исәбеннән түләнәчәк. Чит илдә эшләнгән вакциналарны ясату мөмкинлегенә килгәндә, теләге булганнар андый прививканы да ясата ала. Тик ул түләүле булачак һәм бәясе әлегә билгеле түгел", - дип, ассызыклап әйтте Марина Ходакова.

Сәламәтлекне саклау күп очракта үзебездән, һәркайсыбызның җаваплылыгыннан тора. Ә инде эпидемия куркынычы белән бәйле йогышлы авыруларга каршы көрәштә сәламәтлек саклау органнарының ярдәменнән башка булмый. Бу очракта сүз грипп хакында бара. Елның-елында үзенең штаммнарын үзгәртеп, мутацияләнеп торучы бу мәкерле авыру күпме гомерләрнең вакытсыз өзелүенә, өзлегү нәтиҗәсендә хроник авырулар башлануга китерә. Шуңа күрә табиблар искәртүенә колак салу зыян итмәс. Ә инде дәвалау чарасын һәркем үзе сайлый. Кемгәдер "әбиләр ысулы" да килешә, ә кемдер медицина ярдәменнән башка бер генә көн дә яши алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: