Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын йомшартырга уйлыйлар

Хәзерге вакытта пенсия яшенә җиткәнче ике ел кала эшен югалтучылар мондый мөмкинлеккә ия. Хөкүмәттә, кризиска каршы чара сыйфатында, әлеге шартларны йомшарту чарасы карала, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Финанс, Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыклары белән берлектә, халыкны эшле итү, керемнәрне һәм икътисади үсешне торгызу буенча гамәлләр планын эшләгән. Проектта, аерым алганда, гражданнарның вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын йомшарту тәкъдим ителгән.


Газета мәгълүматларына караганда, проектта пенсиягә чыгу яшенә өч ел калып, 2020 елның ахырына кадәр эшен югалткан гражданнарның, гомуми эш стажына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә чыгуга исәп тота алулары тәкъдим ителгән. “2020 елның ахырына пенсиягә чыгарга ике ел түгел, ә өч ел калган гражданнарның: ягъни хатын-кызларның 53,5 яшьтә һәм ир-атларның 58,5 яшьтә вакытыннан алда пенсиягә чыгуга дәгъва кыла алулары тәкъдим ителә”, – диелгән язмада.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев