Шəhри Чаллы

WorldSkills Russia чемпионатында Татарстан командасы 102 медаль алды

Республика рейтингта абсолют лидер булган Мәскәүдән генә калышты.

Татарстан җыелма командасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.

"21 Сентябрьдә ярышларны ябу тантанасында төбәк командалары арасында Россия төбәкләре Кубогы лидерлары игълан ителде. Татарстан Республикасы беренче дәрәҗә диплом һәм Кубок алды", - диелә хәбәрдә.

Республика рейтингта абсолют лидер булган Мәскәүдән генә калышты.

Татарстан җыелма командасы составына 206 яшь белгеч керде, алар 158 компетенция буенча ярыштылар. Пандемия аркасында һәр катнашучы үз төбәгендә медальләр өчен көрәште. "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы тарихта беренче тапкыр дистанцион форматта узды.

Конкурс көллиятләр һәм квалификация күтәрү үзәкләре базасында үткәрелде. Экспертлар конкурс белән идарә итү үзәгеннән финалистларның чыгышларын реаль вакыт режимында күзәттеләр, аларның берсе Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: