Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа бистә төзелә

Туган калабыз Яр Чаллы елдан-ел үсә, матурлана. Йортлар төзелеп файдалануга тапшырыла, юллар төзекләндерелә. Яңа микрорайоннар, комплекслар барлыкка килү дә шатлыклы күренеш. Тиздән Яңа шәһәр белән Зяб бистәсе арасында тагы бер район калкып чыгар. Ул Орловка боҗрасына кадәр сузылган мәйданда урнашкан, аның биләмәләре 72,9 гектар җирне били. Әлегә яңа шәһәр комплексының...

Туган калабыз Яр Чаллы елдан-ел үсә, матурлана. Йортлар төзелеп файдалануга тапшырыла, юллар төзекләндерелә. Яңа микрорайоннар, комплекслар барлыкка килү дә шатлыклы күренеш. Тиздән Яңа шәһәр белән Зяб бистәсе арасында тагы бер район калкып чыгар. Ул Орловка боҗрасына кадәр сузылган мәйданда урнашкан, аның биләмәләре 72,9 гектар җирне били. Әлегә яңа шәһәр комплексының исеме юк. Биредә төзелешне Ижевск каласының "Талан" төзелеш компаниясе алып бара.

"Бу җирләр шәхси милек булып тора иде, без аны сатып алдык. Биредә торак йортлар өстенлек итүче күпфункцияле район төзеләчәк. Аның сыйдырышлылыгы 500 мең квадрат метр тәшкил итә", - ди компаниянең генераль директоры Константин Макаров.

Яңа бистәдә шулай ук җәмәгать биналары, сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү үзәкләрен төзү дә проектка кертелгән. Шунысы үзенчәлекле бу районның архитектурасы Чаллының башка бистәләреннән аерылып торачак, үзгә булачак. Төзүчеләр монда бөтен уңайлыклар булыр, дип ышандыралар. Инде 72,9 гектар мәйданда кайда, нинди объектлар буласы билгеле. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен 6 гектар җир бирелсә, ул 7 гектарда парклар һәм скверлар урын алачак. Торак йортлар төзү өчен 47 гектар җир бүленә, ә җәмәгать урыннары өчен 26 гектар каралган.

Яңа бистәдә заманча технологияләр кулланып төзелгән юллар да булачак. Районда яшәүчеләр өчен уңайлы автобус маршрутларын инде бүгеннән үк Санкт-Петербург институты белгечләре төзи башлаган.

Кыскасы шәһәребез үзенең масштаблары буенча мегаполиска әйләнеп бара. Яңа бистәләр, йортлар төзелү белән яшь гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итү җиңеләя, халык өчен көнкүреш шартлары да яхшыра. Менә шулай республикабыз һәм шәһәребез җитәкчеләре алып барган акыллы сәясәт нәтиҗәсендә Чаллы каласы яшәрә, үсә, төзекләнә.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X