Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа комплекста – яңа бакча

Мә­лә­кәс аръ­я­гын­да­гы 20нче ком­п­лек­ста тө­зе­лү­че "Кро­ха"-"Нәникәй" ба­ла­лар бак­ча­сы (Аван­гард­ная ура­мы, 55нче йорт) бы­ел­ның ап­рель аен­да тө­зе­лә баш­ла­ган иде. Тө­зү­че­ләр эш­не тиз тот­кан­нар. Сен­тябрь ахы­ры­на объ­ект­ны ач­кыч тап­шы­ру­га әзер­ли­ләр. Би­на­ның тө­зү-мон­таж эш­лә­рен "Кам­гэс­жил­строй" ҖЧҖ баш­кар­ган. Фун­да­мент са­лу, мон­таж эш­лә­ре па­рал­лель бар­ган. Сан­тех­ни­ка, вен­ти­ля­ция, электр чел­тәр­лә­ре үт­кә­рү ке­бек мах­сус эш­ләр­не "КИТ" ҖЧҖ...

Мә­лә­кәс аръ­я­гын­да­гы 20нче ком­п­лек­ста тө­зе­лү­че "Кро­ха"-"Нәникәй" ба­ла­лар бак­ча­сы (Аван­гард­ная ура­мы, 55нче йорт) бы­ел­ның ап­рель аен­да тө­зе­лә баш­ла­ган иде. Тө­зү­че­ләр эш­не тиз тот­кан­нар. Сен­тябрь ахы­ры­на объ­ект­ны ач­кыч тап­шы­ру­га әзер­ли­ләр.

Би­на­ның тө­зү-мон­таж эш­лә­рен "Кам­гэс­жил­строй" ҖЧҖ баш­кар­ган. Фун­да­мент са­лу, мон­таж эш­лә­ре па­рал­лель бар­ган. Сан­тех­ни­ка, вен­ти­ля­ция, электр чел­тәр­лә­ре үт­кә­рү ке­бек мах­сус эш­ләр­не "КИТ" ҖЧҖ баш­ка­ра. Бү­ген­ге көн­дә алар электр үт­кә­рү­не тә­мам­лап ки­лә­ләр. "Кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой" ААҖ­нең бу ике пред­при­я­ти­е­се әнә шу­лай иң­гә-иң ин­де дүр­тен­че объ­ект­ны тө­зи­ләр.

Объ­ект­та эшләр тәүлек дәва­мын­да тук­тал­мый. Хәзер бак­ча­ның эчен бизәү эшләре ба­ра. Би­редә "Кам­гэс­жил­строй" һәм "Кам­гэс­строй­центр" ҖЧҖ сы­лау­чы-бу­яу­чы­ла­ры эш­ли. Бизәүчеләр һәр тап­шы­ры­лу­чы би­на­ны бар күңелләрен би­реп ма­тур­лый­лар, чөнки беләләр: алар­ның җан җылы­сы бу­ла­чак хуҗалар­га да күчә бит.

"Бу­яу эш­лә­ре­нең соң­гы эта­бы­на ке­реш­тек. Бү­ген объ­ект­та ли­но­леум җәя баш­ла­ды­лар. Игъ­ти­бар ит­кән­сез­дер, бер үк ва­кыт­та бак­ча ти­рә­сен тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре дә ба­ра. Шә­һәр яшел­лән­де­рү ху­җа­лы­гы эш­чән­нә­ре чәч­кән үлән­нәр ин­де ямь-яшел бу­лып шы­тып та чык­ты­лар, - ди "Кам­гэс­жил­строй"­ның от­дел­ка­чы­лар учас­то­гы баш­лы­гы Зөл­фия Хәй­бул­ли­на. - Соң­гы биш ай­да ял көн­нәр­сез эш­ли­без. Яңа шә­һәр­нең 13нче ком­п­лек­сын­да ур­наш­кан "Йол­дыз­чык­лар" бак­ча­сын да кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой­лы­лар тө­зе­де. Бер үк ва­кыт­та ашы­гыч яр­дәм күрсәтү хас­та­ха­нә­сен­дә эш­лә­дек. "Нәникәй"не тап­шыр­ган­нан соң, 2нче хас­та­ха­нә­не ре­кон­ст­рук­ци­я­ләү, янә­шә­дә­ге ике то­рак йорт тө­зе­ле­ше кө­тә".

Бе­рен­че ка­раш­ка, бак­ча тө­зе­ле­ше мәй­дан­чы­гын­да әле эш­ләр­нең очы-кы­рые юк ке­бек. Лә­кин тө­зү­че­ләр­нең һәр сә­га­те-ми­ну­ты исәп­лән­гән. Һәм би­ре­дә һәр­кем үз эш фрон­тын­да баш та кү­тәр­ми эш­ли: бе­рәү­ләр электр үт­кә­рә, икен­че­ләр сте­на ти­гез­ли, ли­но­леум җә­я­ләр, би­на­ның эчен-ты­шын, бак­ча мәй­да­нын әй­лән­де­реп ал­ган кой­ма­лар­ны бу­йый­лар. Ир­тә­гә ин­де җи­һаз­лар ки­те­рә баш­лар­га ти­еш­ләр.

"Нәникәй"не бы­ел тө­зеп тап­шы­рыл­ган бак­ча­лар ке­бек үк 240 урын­га исәп­лән­гән, шу­лай ук бас­сей­ны, спорт һәм му­зы­ка зал­ла­ры бар.

Тиз­дән, бик тиз­дән ба­ла­лар бак­ча­сын­да нә­ни­ләр­нең шат ава­зы яң­гы­рар.

Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев