Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа “ОКА”

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте белгечләре компактлы шәһәр автомобиле проекты буенча максатчан эш алып баралар.

Аны “Ока”ның яңартылган варианты дияргә дә була. Яңа “Ока” дүрт урынлы, өч ишекле хетчбэк рәвешендә иң мөһиме ул тулысынча электр белән эшләячәк. Батареяләр машиананың нигезенә эчке якка куела. Кече габаритлы шәһәр автомбилене эшләүнең беренче ике этабы тәмамланган инде. Проект “акыллы цифрлы двойник” форматында эшләнә.

Бу машинаны виртуаль рәвештәтест үтуәрергә һәм машинаны көйләргә мөмкинлек бирә. Автогигантка дизайн буенча да тәкъдимнәр күрсәтелгән.
“Кече габаритлы автомобильләр ясау һәм аларны базарга чыгару – автогигнтның перспектвилы эш юнәлешләренең берсе”, + ди “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең үсеш буенча генераль директор урынбасары Ирек Гомәров. Аңың әйтүенчә, кечкенә электромобильнең бәясе беернче чиратта яшьләр өчен уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев