Шəhри Чаллы

Ялкын йөрәкле язучы

(Классик язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына - 130 ел) Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәяси-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов - татар халкының олы шәхесләреннән берсе. Аның үткен каләме белән иҗат ителгән роман-повестьлары: «Казакъ кызы», «Адәмнәр», «Кызыл чәчәкләр», «Алмачуар» һәм башка әсәрләре татар әдәбиятын зур дөньяга...

(Классик язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына - 130 ел)

Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәяси-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов - татар халкының олы шәхесләреннән берсе. Аның үткен каләме белән иҗат ителгән роман-повестьлары: «Казакъ кызы», «Адәмнәр», «Кызыл чәчәкләр», «Алмачуар» һәм башка әсәрләре татар әдәбиятын зур дөньяга алып чыкты.

Совет чорында аның тормыш юлы да, әсәрләре дә шул идеология таләпләренннән чыгып бәяләнде, шул ук яссылыкта өйрәнелде. Бәхеткә каршы, хәзерге вакытта, дөньяның асты өскә килгән заманда яшәгән һәм иҗат иткән бу зур әдипнең шәхесен, әдәби һәм гыйльми мирасын яңа караш бәлән күздән кичерү, җентекләбрәк йөрәнү, аның турында әтрафлы хакыйкый сүз әйтү мөмкинлеге туды. Галимҗан Ибраһимовның тәрҗемәи хәленә, тормыш һәм иҗат юлына багышлап язылган: уйланулар, фикер алышулар рәвешендә язылган байтак язма-мәкаләләр: «Казан утлары», «Татарстан», «Мәдәни җомга» һәм башка газета-журналларда басылып чыктылар. Шуларның кайберләре, аерым китаплар да булып чыктылар. Шул китапларның берсе: «Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хәтирәләр». Анда аның турында яңа караштагы мәкаләләр, замандашларының истәлек-хәтирәләре, татар-башкорт һәм башка халык вәкилләренең төрле газета-журналларда, аерым җыентыкларда басылган, юбилей танталарында, радиотапшыруларында әйтелгән фикерләре тупланган. Аларның байтагы укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алар арасында Галимҗан Ибраһимов характерындагы кайбер үзенчәлекләрне ачып бирерлек, аның әдәби биографиясен тулыландырырлык шактый әһәмиятле кулъязмалар бар. Шундыйлардан М. Ибраһимов, Ә. Гаффаров, Н. Сәйфи, профессор Н.И. Воробьёв һәм башкаларның истәлекләрен күрсәтергә мөмкин. Алар бөек әдипнең караңгы елларда өзгәләнгән каршылыклы җанын, аның фаҗигале язмышын күзаллауга бик күп яңалык өстиләр. Шулай ук З. Идрисов, Г. Батталов, Х. Сибгатуллиннарның язучының төрмәдә киселгән гомеренең соңгы мизгелләрен тасвирлаган хатирә-язмалары да зур әһәмияткә лаек. Бу истәлекләр Галимҗан Ибраһимовны нык ихтыярлы, нечкә күңелле, ихластан шатлана да, кайгыра да белүче, социаль гаделлек өчен көрәшкән, гуманизм идеяләре белән янган, йөрәге «татар» дип типкән, зур әдәби һәм гыйльми мирас калдырып киткән олы шәхес, чын җир кешесе итеп тасвирлыйлар. Моңа карамастан, Галимҗан Ибраһимов - әдип, галим буларак та, җәмәгать әшлеклесе, шәхес буларак та бүгенге көнгә кадәр бөтен тулылыгы белән ачылып җитмәгән әле.

Киләчәктә язучыга багышлап язылган яңа-яңа китаплар, мәкаләләр басылып чыгар дигән теләктә калабыз. Әдәбият белән кызыксынучылар соңгы елларда басылып чыккан китапларны һәм мәкаләләрне 48-нче мәктәптә урнашкан 22-нче һәм шәһәребезнең башка китапханәләрендә таба алалар.

Р. Мостаева, китапханәче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: