Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгынга каршы рейдлар дәвам итә

Шәһәр хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлеген, халыкның хәвеф-хәтәрсез тыныч, имин шартларда яшәвен тәэмин итүдә күзәтү эшчәнлеге хезмәтләренең роле зурдан. Аны тагын да камилләштерү максатында, 2014 елның 29 июлендә "Гадәттән тыш хәлләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы беркетмәсе" төзелгән иде. Бу документ нигезендә, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге...

Шәһәр хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлеген, халыкның хәвеф-хәтәрсез тыныч, имин шартларда яшәвен тәэмин итүдә күзәтү эшчәнлеге хезмәтләренең роле зурдан.

Аны тагын да камилләштерү максатында, 2014 елның 29 июлендә "Гадәттән тыш хәлләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы беркетмәсе" төзелгән иде. Бу документ нигезендә, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге "Заводской" Үзәк район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Үзәк һәм Комсомол районнары хакимиятләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрү графигын ясады.

Дәресләр, нигездә, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручылар, исерткеч эчемлекләр кулланучы гражданнар һәм балигъ булмаган яшүсмерләр өчен оештырыла. Белгечләр алар яшәгән фатирлар буенча йөреп, янгын куркынычсызлыгын булдырмау хакында әңгәмәләр үткәрәләр, шәһәрдәшләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыккан янгыннар турында мәгълүмат җиткерәләр. Ел ахырына кадәр төзелгән график нигезендә рейдлар дәвам итә.

Ришат Тимерханов,

Үзәк районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X