Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә саклану чаралары тапшырдылар

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә "Татнефть" чумага каршы махсус костюмнар һәм комбинезоннар, 5000 битлек-респиратор, берничә мең перчатка, күзлек, шулай ук дезинфекция чаралары тапшырды. Әлмәттән Яр Чаллыга барлыгы 80 тартма китерелде – 8 меңнән артык шәхси саклану чарасы.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе – Яр Чаллының 660 койкага исәпләнгән иң эре хастаханәсе, анда 1200 медицина персоналы эшли. Медучреждение барлыгы миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең катлаулы чорында медицина персоналы җилкәсенә аеруча зур йөкләнеш төшә. Медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, «Татнефть» тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Компания республиканың медицина учреждениеләре һәм ашыгыч хезмәтләре өчен битлекләр, костюмнар, комбинезоннар, антисептик чаралар җитештерүне оператив рәвештә җәелдереп җибәрде.

Саклагыч битлекләрне җитештерү өчен "Татнефть" Кытайдан кайтарылган роботлаштырылган комплексны эшләтеп җибәрде, ул аена 3,5 млн битлек җитештерә ала. Автоматлаштырылган линияне Компания Кытайдан «Руслан» йөк күтәрү самолетында кайтарта, ул Татарстанга битлекләр җитештерү буенча 6 җитештерү линиясе, әзер саклану чаралары, аларны тектерү өчен чыгым материаллары алып килгән. Шулай ук Компания ашыгыч ярдәм машиналарында коронавирус инфекцияле пациентларны йөртү өчен, саклагыч изоляцияләүче бокслар чыгаруны оештыра. Антисептикларны әзерләү өчен «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы җәлеп ителгән. Рецептура буенча җитештерелә торган антисептик эремә ВОЗ рекомендацияләренә туры килә, барлык кирәкле рөхсәт документлары алынган. "Татнефть" үз АЗСларында ашыгыч ярдәм машиналарына түләүсез ягулык салу буенча акция башлап җибәрде.

 

 

Кыска гына вакыт эчендә Компания ремонт үткәрде, барлык кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган ике заманча ПЦР-лабораторияне коронавируска шикләнгән пациентларга тест үткәрү өчен җиһазлады. Алга таба «Татнефть» республика хастаханәләренә ярдәм күрсәтүне һәм кирәк булганда табибларны шәхси саклау чаралары запасларын тулыландыруны дәвам итәчәк. «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов: «Медицина хезмәткәрләренә, хакимият органнарына, гражданнарыбызга нәтиҗәле профилактик чаралар оештыруда ярдәм итәргә кирәк, дип саныйбыз», – дип белдерде.

 

 

 

 

 

 

 

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев