Яр Чаллы табиблары "Ак чәчәкләр 2019 " конкурсында катнаша
Медицина көне алдыннан Казанда "Ак чәчәкләр 2019 " республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре аталачак.
Бүген конкурс номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды. "Уникаль очрак" категориясендә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Кама балалар медицина үзәге һәм Казан шәһәренең Балалар Республика клиник хастаханәсе табиблары йөк автомобильләре көпчәкләре астына эләккән 10 яшьлек кызның гомерен коткару тарихы тәкъдим ителде. Табиблар командасы өчен тавыш бирү Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының "Конкурслар" бүлегендә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев