Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда социаль билгеләнештәге объектлар төзелеше тулы куәтенә бара

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.

Парламентарий Республика онкология диспансеры филиалының төзелеш мәйданчыгында («Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты), Чаллы дәүләт татар драма театрын урнаштыру һәм 6 нчы балалар музыка мәктәбен капиталь ремонтлау өчен бинаны реконструкцияләү мәйданчыгында («Мәдәният» илкүләм проекты) булды, төзелеп килүче балалар бакчаларын карады («Демография» илкүләм проекты).
«Мин Яр Чаллыда берничә мөһим объектны карап чыктым, аларга 4,2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, шуларның 2,3 млрд сумнан артыгы – федераль бюджеттан. Һәр этап дәвамында мин бер мандатлы округта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны парламент контролендә тотам. Заказчы һәм подрядчы вәкилләре белән очрашу үткәреп, беренче авыздан мәгълүмат алдым һәм эшләрнең план буенча баруына, вакытында тәмамланачагына инандым. Минем бер мандатлы округта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру – кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерү, республикага яшь һәм креатив кешеләрне җәлеп итү өчен зур этәргеч», – дип шәрехләде Когогина.

 

 

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев