Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына сайлап алу игълан ителде

6 августтан Яр Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына кандидатлар сайлап алу игълан ителде. Вакансиягә гариза бирергә теләүчеләргә анкета һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутырырга һәм аларны udm.chelny@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 11 августның 17:00 сәгатенә кадәр кабул ителә

Анкетада претендентларга үзләренең һөнәри һәм иҗтимагый тәҗрибәсен тасвирларга, шулай ук Башкарма комитетның яшьләр эшләре буенча идарәсендә үз күзаллауларын уртаклашырга туры киләчәк. Вазыйфага квалификация таләпләре белән биредә танышырга мөмкин.
Анкетаны тутырганнан соң һәр мөрәҗәгать итүчегә документлар пакеты, 2030 елга кадәр шәһәрдә яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен, шәһәр яшьләре өчен авторлык проектын, шулай ук үзе турында видеопрезентацияне тәкъдим итәргә, Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте законнарын белүгә, 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә тәрбия үсеше стратегиясен, 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру чаралары планын, муниципаль хезмәт турындагы законнарны белүгә тест һ. б. узарга кирәк.
Алга таба вакантлы вазыйфага дәгъва кылучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе белән әңгәмә көтә.
Сораулар буенча 30-56-56, 30-56-58 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

Шәһәрнең Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасы анкетасы.

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев