Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының төзелеш базасында танкка каршы миналар табылган

Күрсәтелгән адрес буенча барлык шәһәр махсус хезмәтләр: полиция, «ашыгыч ярдәм» машиналары, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлекләре җыела.

Кичә,  29 июнь көнне 12.45 сәгатьтә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык бүлегенә 1 нче автоюлда урнашкан «Юпитер» төзелеш базасында куркыныч табылу турында хәбәр килә.

 Үткәрелгән разведка барышында гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының дежур сменасы «Учебная»дигән язу белән танкка каршы алты минаны ачыклаган. Аларда шартлау куркынычы булмый. 

База- 61 яшьлек ир-атныкы. Минаны чүп төяүче машина йөртүчесе табып ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X