Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярдәм кирәк: гомере кыл өстендә торган баланың иң зур хыялы — тизрәк донор табылу

Яңа уку елын түземсезлек белән көтеп алган 14 яшьлек Аделина Вәлиеваның тормышы сентябрьдән икенче борылыш ала. Хәле кисәк начарлану сәбәпле, ул хастаханәгә эләгә. Тикшеренүләрдән соң, Республика балалар клиник хастаханәсендә "хронический вирусный гепатит неуточненный" дигән җитди диагноз куя аңа табиблар.

Ак халатлы ханымнар сәламәт бавыр күчереп утыртырга кирәклеген дә искәртә. Шушы мизгелдән үсмер кызның бәхетле балачак мизгелләре артта кала, бүген аның иң зур хыялы - тизрәк донор табылу! Ә алда катлаулы һәм җитди операция көтә.+
Улы һәм кызын ялгызы үстерүче, баласының гомере кыл өстендә торган Гөлшат апаның хәлен үзе шундый кыенлыклар белән очрашучылар гына аңлыйдыр. Чарасызлыктан, канаты сынган кош кебек бәргәләнә ул. Донор булмаганлыктан, сабыена үз бавырын бирергә әзер ана хәзерге вакытта медицина тикшеренүе узып йөри. Яңа көн тудымы, Гөлшат апаның башында бары бер уй һәм теләк - ничек тә баласының гомерен саклап калу!
Алда - Мәскәүдә үтәчәк операция. Дәвалану өчен дә бик күп чыгым таләп ителә. Яшьтән ялгызы бала үстергән хатын-кызны мондый кыенлыклар сындырмас та иде. Ләкин кызы яныннан бер минутка да китә алмаган ананың хәзер матди ягы бик авыр. Бүген ул ярдәмгә мохтаҗ.
Арабызда мәрхәмәтле кешеләр бик күп. Бәлки, Аделинаның язмышына битараф калмаучылар, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр дә табылыр. Гомеренең чәчәккә бөреләнеп килгән мәлендә Аделинаны алда зур сынаулар көтә...
"Сбербанк" картасы: 4276620039231067.
Аделинаның әнисе ВӘЛИЕВА Гөлшат Мәхмүт кызы. Тел. 8-927-428-41-94
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев