Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкә гөрләде

31 июль­дән 2 ав­густ­ка ка­дәр Ала­бу­га­да Спасс яр­мин­кә­се үт­те. Аны ачу тан­та­на­сын­да Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты ва­зи­фа­ла­рын ва­кыт­лы­ча баш­ка­ру­чы Рөс­тәм Миң­не­ха­нов кат­наш­ты. Яр­мин­кә­гә Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән бер мең­нән ар­тык һө­нәр­че кил­де. Алар­ның 584е Та­тар­стан­нан иде. Сәү­дә рәт­лә­рен­дә Эк­ва­дор, Лит­ва, Мон­го­лия, Үз­бәк­стан һәм Бе­ло­рус­сия һө­нәр­че­лә­ре­нең кул эш­лә­рен дә кү­рер­гә бу­ла иде. Әле­ге ча­ра...

31 июль­дән 2 ав­густ­ка ка­дәр Ала­бу­га­да Спасс яр­мин­кә­се үт­те. Аны ачу тан­та­на­сын­да Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты ва­зи­фа­ла­рын ва­кыт­лы­ча баш­ка­ру­чы Рөс­тәм Миң­не­ха­нов кат­наш­ты.

Яр­мин­кә­гә Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән бер мең­нән ар­тык һө­нәр­че кил­де. Алар­ның 584е Та­тар­стан­нан иде. Сәү­дә рәт­лә­рен­дә Эк­ва­дор, Лит­ва, Мон­го­лия, Үз­бәк­стан һәм Бе­ло­рус­сия һө­нәр­че­лә­ре­нең кул эш­лә­рен дә кү­рер­гә бу­ла иде.
Әле­ге ча­ра ел­да­гы­ча Шиш­кин бу­а­сын­да уз­ды. Әй­тер­гә ки­рәк, ул ел­дан-ел по­пу­ляр­ла­ша ба­ра, ан­да кат­на­шу­чы һө­нәр­че­ләр са­ны да, ку­нак­лар са­ны да ар­та.
Та­тар­стан­да ха­лык иҗа­тын үс­те­рү, ка­мил­ләш­те­рү­гә соң­гы ел­лар­да игъ­ти­бар зур. Рес­пуб­ли­ка­да 173 мил­ләт вә­ки­ле дус һәм та­ту яши. Бу, бе­рен­че чи­рат­та, Та­тар­стан ли­де­ры Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та­ра­фын­нан алып ба­ры­ла тор­ган сә­я­сәт нә­ти­җә­се. Спас яр­мин­кә­сен­дә дә төр­ле мил­ләт вә­кил­лә­ре те­ләп кат­на­ша.

Яр­мин­кә кы­са­ла­рын­да Ала­бу­га­да VIII ил­кү­ләм кың­гы­рау чы­ңы фес­ти­ва­ле дә уз­ды. Би­ре­дә Рос­сия, Бе­ла­русь һәм Ита­ли­я­нең 24 шә­һә­рен­нән кил­гән кың­гы­рау чың­ла­ту сән­га­те ос­та­ла­ры үза­ра көч сы­наш­ты.
- Без бү­ген үз ал­ды­быз­га та­ри­хи тра­ди­ци­я­ләр­не, һө­нәр­ләр­не тор­гы­зу бу­ры­чы ку­я­быз. Шу­ңа кү­рә әле­ге ча­ра­га кил­гән һәр ке­ше­гә рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә. Яр­мин­кә һәм­мә­гез өчен уңыш­лы узар дип өмет­лә­нәм. Би­ре­дә тәкъ­дим ител­гән то­вар­лар ара­сын­да нин­дие ге­нә юк. Ба­ры­сы да сез­нең кү­ңел­гә хуш ки­лер, дип өмет­лә­нәм, - ди­де Рөс­тәм Миң­не­ха­нов үзе­нең чы­гы­шын­да. Ачу тан­та­на­сын­нан рес­пуб­ли­ка Ли­де­ры рәт­ләр буй­лап йө­реп, һө­нәр­че­ләр­нең иҗат җи­меш­лә­ре бе­лән та­ныш­ты.

Ала­бу­га му­зей-ты­ю­лык ге­не­раль ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Гөл­за­дә Ру­ден­ко әй­тү­ен­чә, яр­мин­кә­дә юве­лир эш­лән­мә һәм күн­нән алып, мил­ли кос­тюм һәм са­ма­выр­лар­га ка­дәр та­бар­га, кыс­ка­сы җа­ның те­лә­гән бар нәр­сә­не са­тып алыр­га мөм­кин иде.

Зөл­фия ГА­ЛИМ­

Ә­ни­сә Га­лиу­ли­на фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X