Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлек эликсиры

Хатын-кызларга матур бер гадәт хас - алар ничек тә озаграк яшь калырга, ничә яшьтә дә сылу һәм биологик яшьләренә караганда яшьрәк күренергә тели. Хөрмәтле хатын-кызларыбызга ошбу серне ачарга булдык.

Миндаль суы ярдәмендә сез озак еллар дәвамында матурлыгыгызны саклап калырсыз. Анда магний, фосфор, кальций, фолий кислотасы, цинк күп.

Е витамины күп булу сәбәпле, миндальне "хатын-кыз гүзәллеге чикләвеге" дип атыйлар. Бер стакан миндаль сөтендә нибары 63 калория һәм 208 мг кальций бар. Яхшы фосфор чыганагы буларак, сөякләр һәм тешләр өчен файдалы. Аны әзерләү өчен 1 чынаяк миндаль чикләвеге, 4-5 чынаяк су, 2 чәй калагы чиста экстрактлы ваниль кирәк булачак.

Миндальне төнгелеккә бүрттерергә куярга. Шуннан соң чиста су белән юып алырга. Блендерга салып, 4-5 стакан чиста су кушарга. Ванильне дә шунда салып 1-2 минут дәвамында югары тизлектә болгатырга.

Миндальле сөтне марля аша сөзәргә. Ул шактый төче әйбер булып чыгар. Шуның өчен аңа бераз бал, дарчин (корица), хөрмә җимеше яки ваниль кушарга киңәш ителә. Суыткычта 3 көнгә кадәр саклый аласыз. Эчәр алдыннан яхшылап болгатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев