Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр форумы узачак

"Нур"яшьләр үзәгендә 30 октябрь көнне яшьләр форумы узачак

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнашыр дип көтелә.

30 октябрь көнне Татарстанның Чаллы шәһәрендә Татар яшьләре форумы узачак. Форум көн дәвамында "Нур" яшьләр үзәгендә узачак.

Форумны Чаллы шәһәренең яшьләр эшләре идарәсе һәм URBANTATAR яшьләр берләшмәсе уздыра.

URBANTATAR — Чаллы шәһәренең татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру.

Чарада бөтен санитар нормалар үтәләчәк – битлекләр кию мәҗбүри булачак, бүлмәләр җилләтеләчәк, һәрбер кергән кешенең тән температурасы үлчәнәячәк.

Чыганак: Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев