Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язгы каникулда мәчетләрдә мәктәп балалары өчен Коръән уку һәм сүрәләр ятлау бәйгеләре була

Бу көннәрдә Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра.

Язгы каникул чорында Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра. Мәчетләрдә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Нурлат һәм Баулы мөхтәсибәтләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча уку-танып белү курслары уздырыла. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә дин нигезләре һәм ислам тәрбиясе буенча дәресләр була.
27 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 24 нче тапкыр традицион республикакүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Чара иртәнге тугызда башлана. 
30 мартта Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узачак. 31 мартта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шундый ук конкурс Питрәчтә оештырыла. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев