Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Йолдызчыклар”да киләчәк йолдызлары үсәр

Үткән гасырның туксанынчы елларында төзелгән 13нче комплекста моңарчы бер генә мәктәпкәчә балалар учреждениесе дә юк иде. 2 сентябрьдә биредә өр-яңа 115нче балалар бакчасы (13/14 адресы буенча) ачылды. "Звездочки" - "Йолдызчыклар" - Чаллыда быел сафка басачак алты балалар бакчасының өченчесе. Яңа бакча комплексның иң матур бизәге булып, әллә каян үзенә тартып...

Үткән гасырның туксанынчы елларында төзелгән 13нче комплекста моңарчы бер генә мәктәпкәчә балалар учреждениесе дә юк иде. 2 сентябрьдә биредә өр-яңа 115нче балалар бакчасы (13/14 адресы буенча) ачылды. "Звездочки" - "Йолдызчыклар" - Чаллыда быел сафка басачак алты балалар бакчасының өченчесе.

Яңа бакча комплексның иң матур бизәге булып, әллә каян үзенә тартып тора. Бинаның фасады бихисап күп йолдызлар "сибелгән" аяз күк йөзен хәтерләтә.

Бакча әле үткән елның декабрендә генә төзелә башлаган иде. Объектны вакытында өлгертүгә Камгэсэнергострой төзүчеләре күп көч куйган. Генсубподрядчысы - "Камгэсжилстрой" оешмасы. Бина "Домкор" панельләреннән корылган. Сылау-бизәү, эчке канализация системасын, вентиляция тартмаларын урнаштыру, салкын һәм кайнар су торбаларын үткәрү, ишекләр кую, сантехника җиһазларын урнаштыру эшләрен "Камгэсжилстрой", "Камгэсстройцентр", "КИТ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр төзүчеләре башкарган. Бакча мәйданын "Вираж" фирмасы төзекләндергән. Балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазлаганнар, өсте ябулы ял итү урыннары ясаганнар.

Бинаның эче дә зәвык белән бизәлгән. Күзләрне иркәләүче төсләр гармониясе күңелгә рәхәтлек бирә, бүлмәләргә затлылык өсти.

Бакчаны рәсми ачуда катнашучыларны бакча һәм аның булачак нәни хуҗалары белән таныштырганнан соң, музыка залына бәйрәм тантанасына дәштеләр.

Бүген шәһәрдәге иң матур бакчаларның берсен ачабыз. Балаларыбыз ярату һәм кайгырту тоеп, матурлыкта, гармониядә тәрбияләнсеннәр. Аларның "Йолдызчыклар"га һәр иртәдә теләп, шат күңел белән килүләрен, киләчәктә гаиләләренең терәге һәм ярдәмчесе, шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез", - диде Наил Мәһдиев.

Быел Чаллыда - алты, республикада барлыгы 75 балалар бакчасы төзелүен әйтеп, Наил Гамбәр улы республиканың, шәхсән Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән өч яшьлекләрнең балалар бакчасы белән тулысынча тәэмин ителүен искәртеп үтте. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстанда балалар бакчалары белән тәэмин итүнең, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күпкә яхшырак һәм сыйфатлырак булуын әйтте. "Балалар өчен уңай шартлар тудырыла. Моның өчен республика, шәһәр җитәкчелегенә, Федераль Җыен депутаты һәм шушы шәһәр кешесе буларак, рәхмәт белдерәм. Татарстанда балаларны бакчалар белән тәэмин итү программасының башка барлык төбәкләргә караганда да яхшырак хәл ителүе миндә горурлык хисләре тудыра. Рөстәм Нургали улына моның өчен зур рәхмәт", - диде Әлфия Гомәр кызы.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова бәйрәмгә бүләк белән килгән. Балалар бакчасын котлап, ул 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бакча мөдире Рима Кузнецова "Камгэсэнергострой" ААҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Сергей Ямашев кулыннан бакчаның символик ачкычын кабул итеп алды. Ул төзүчеләргә, шәһәр һәм республика җитәкчеләренә бакча коллективы, балалар һәм аларның ата-аналары исеменнән рәхмәт белдерде.

"Йолдызчыклар"да, проектта каралганча, 13 төркемдә 240 сабый тәрбияләнәчәк. Төркемнәрнең өчесендә татарча тәрбия һәм белем биреләчәк. Төркем бүлмәләренә заманча җиһазлар урнаштырылган. Бакчада бассейн, музыка һәм спорт заллары, сенсор-бүлмә бар. Шулай ук медицина блогы, методик кабинет, психолог һәм балаларны татар теленә өйрәтү кабинетлары җиһазландырылган. Кыскасы, балалар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.

"Бакчабызны бик ошаттык. Улыбыз Дамирга өч яшь тулуга янәшәдә генә бакча ачылу безнең гаиләгә бик тә уңай булды, - ди ике бала анасы Инсия Борисова. - Дамир да бакчаны бик яратты". Аның сүзләрен раслап, кечкенә Дамир елмаеп баш какты. Бүгенге бәйрәм рухы бакчадагы гадәти эш көннәрендә дә хакимлек итсен, балачакның күге гел аяз булсын.

Сентябрь ахырында Мәләкәс аръягында тагын шундый ук өр-яңа бакча сафка бастырылачак. Анысын да камгэсэнергостройлылар төзи.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев