Шəhри Чаллы

Йомырка кабыгының файдасын беләсезме?

Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми

Банан кабыгын да, каһвә калдыкларын да, ит юган суны да, йомырка кабыгын да эшкә җигәләр. Аларны, башлыча, бүлмә гөлләренә ашлама сыйфатында кулланалар.

Йомырка кабыгына килгәндә, анда файдалы элементлар бик күп. 100 грамм йомырка кабыгында 35 грамм кальций карбонаты, 650 миллиграммга кадәр цинк, 410 миллиграмм магний, 170 миллиграмм фосфор, 110 миллиграмм марганец, 130 миллиграмм натрий, 85 миллиграмм калий бар.

Никадәр генә файдалы булмасын, аны бөтен гөлгә дә кулланырга ярамый. Ачы туфракны ярата торганнарына зыян гына китерә ул, чөнки аның төп үзлеге – туфракның әчелеген бетерү. Шуңа да азалия, миләүшә, пеларгония, камелия, гортензия, абага гөленә мондый төр ашлама бармый.

Йомырка кабыгын ашлама итеп куллану өчен аны башта әйбәтләп юарга кирәк. Аннары газ мичендә киптереп алабыз. Пешкән йомырканың кабыгын киптерергә кирәкми, аның файдалы үзлекләре югалган була инде. Чи йомырка кабыгында туклыклы матдәләр күбрәк. Кипкән кабыкны иттарткыч аша чыгарыгыз, яки кофетарткычта ваклагыз. Ваграк булган саен, туфракка файдалы матдәләрне тизрәк бирәчәк. Он хәленә килгән кабыкны гөл үскән туфракка сибегез.

Әлеге ашламаны кыш буе күп итеп әзерләп куеп, бәрәңге утыртканда чокыр төбенә дә сала аласыз. Кәбестә, помидор утыртыласы чокырларга да салып калдырырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: