Шəhри Чаллы

Йортлар төзек – сыйфатын кыш сынар

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов моны ышандырып әйтте. Агымдагы елның капиталь төзекләндерү программасына кергән күп фатирлы торак йортларның 141е дә югары сыйфат белән ремонтланып, файдалануга тапшырылды. Бу күп көч һәм зур чыгымнар таләп иткән эш 1,2 млрд сумга төште. Шуның 44,5 млн сумы -...

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов моны ышандырып әйтте. Агымдагы елның капиталь төзекләндерү программасына кергән күп фатирлы торак йортларның 141е дә югары сыйфат белән ремонтланып, файдалануга тапшырылды. Бу күп көч һәм зур чыгымнар таләп иткән эш 1,2 млрд сумга төште. Шуның 44,5 млн сумы - Россия Федерациясе, 294 млн сумы - Татарстан Республикасы бюджетларыннан, 267,4 млн сумы шәһәр казнасыннан бүленде, 625,7 млн сумы халыктан җыелды.

Әлеге акчаларга нәрсәләр эшләнде соң? "Нигездә, 141 йортның 29ында лифтлар һәм лифт җайланмалары яңартылды. 54 йортның фасадлары төзекләндерелде, суны бүлеп җибәрү челтәре яңартылды, 38ендә түбәләр, 67 йортта салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре, җылылык торбалары алыштырылды. Иң мөһиме, барлык эшләр дә югары сыйфат белән, технология һәм техника куркынычсызлыгы үзенчәлекләрен искә алып башкарылды.Төзелеш-монтаж эшләренә дә подряд оешмалары квалификацияле белгечләр тарафыннан сайлап алынды. Төзекләндерү өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган һәм халыкның ышанычын яулаган 40тан артык субподряд оешмасы белән безнең шәһәр хакимияте даими хезмәттәшлектә. Кагыйдә буларак, әлеге предприятиеләрнең менә дигән җитештерү базасы, югары квалификацияле хезмәткәрләре һәм әйләнештәге акчалары бар. Аларның һәркайсы теләсә нинди заказчының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән. Ел дәвамында торак фондны төзекләндерүнең барышы да сыйфатка күзәтү идарәсенең даими контролендә булды. Массакүләм мәгълүмат чараларында да капиталь ремонт программасы яктыртылып барды.

Бүгенге көндә 2015 елга капиталь төзекләндерү программасын формалаштыру эше башланды. Нигездә, йорт түбәләрен, фасадларны яңартуга, лифтларны һәм лифт җайланмаларын алмаштыруга өстенлек биреләчәк. Программаны реализацияләү суммасы узган ел дәрәҗәсендә кала, ягъни 1 млрд 231 млн сум тәшкил итәр дип көтелә", - диде Рафаил Кыямов.

Хакимият башлыгы урынбасарының чыгышында шулай ук шәһәрне җылылык сезонына әзерләү темасы иң кичектергесез бурычларның берсе буларак күтәрелде. Шәһәр хуҗалыгының барлык объектларын, торак фондны, социаль-көнкүреш объектларын үз вакытында җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык чыганакларында, челтәрләрендә, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүче объектларда регламент, төзекләндерү эшләрен башкару өчен тиешле чаралар һәм эш графиклары төзелде. Җылылык чыганакларын, электр һәм газ бүлү станцияләрен, су алу һәм чистарту корылмаларын, магистраль, кварталлар һәм объектлар эчендәге җылылык, су, электр, газ белән тәэмин итү челтәрләрен ревизияләү һәм төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Яр Чаллы җылылык-электр үзәгендәге һәм БСИдагы җылылык станцияләрендә энергетик җайланмалар бүгеннән кышка әзер. Ә менә торбаларга җылылыкны җибәрә башлауның төп шарты - моңа кадәр күрсәтелгән хезмәт өчен түләнмәгән бурычлар. Иң катлаулы ситуация, әлбәттә, торак фондта. Бүгенге көнгә идарә итү компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренең тотылган җылылык энергиясе өчен бурычы 166 млн сум тәшкил итә. Бу нисбәттән, яңа җылылык сезоны башланганчы, идарә итү компанияләренә бурычларын түләргә кушылды. Электр энергиясе өчен бурыч 49 млн сум тәшкил итә. Су белән тәэмин итү һәм су бүленеше өчен чаллылылар 104 млн сум тиеш.

Гомумән, шәһәр халкының ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы бурычы бүген 319 млн сумнан артып китә. Бу нисбәттән, шәһәрдәшләрнең моң-зарына да колак салмый булмый. "Кемнәрнеңдер оятсызлыгы аркасында, чүп өстенә чүмәлә булып өелгән бурычларда безнең ни гаебебез бар?! Үз фатирыбызга күрсәтелгән хезмәтләр өчен тиешле сумманы (өстәвенә, гомумйорт чыгымнарын да) айныкын-айга намус белән түләп барабыз бит. Бөтен йортка тап төшерүче шундый фатир хуҗаларына карата катырак чаралар күреп булмыймыни соң?!" дигән дәгъвалы язмалар күп килә редакция почтасына.

Бүгенге көнгә идарә итү компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренең тотылган җылылык энергиясе өчен бурычы 166 млн сум тәшкил итә. Моннан тыш, чаллылылар электр энергиясе өчен 49 млн сум, су белән тәэмин итү һәм су бүленеше өчен 104 млн сум тиеш.

Чыннан да, алда саналган бурычлар, нигездә, айлар, хәтта еллар буе коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең бурычларыннан җыела бит. Дөрес, чаралар күрелми дип тә әйтеп булмый. Хокук саклау органнары, идарә итү компанияләре вәкилләре катнашындагы рейдлар һәрдаим оештырыла. Дистәләгән фатирларны электрдан, газдан өзү кебек кисәтү чаралары да күрелә. Зур мәйданлы фатирларда яшәп, коммуналь хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге булмаган кайбер гаиләләрне кечерәк мәйданлы торакка күчереп, сатылган фатирдан калган сумма исәбенә бурычларны каплау ысулы да кулланыла.

Күптән түгел шәһәр хакименең тәкъдиме белән оештырылган территория советларына да зур өметләр баглый халык. Бүгенге көндә шәһәрдә шундый 50 совет үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Һәр территория советына муниципаль берәмлек депутаты беркетелү дә әлеге алгарышның нәтиҗәле булуына ышанычны арттыра. "Советларның максаты - урыннардагы, ягъни аерым йорт, аерым подъезд, аерым фатирга кагылышлы конкрет проблемаларны хәл итүдә турыдан-туры катнашу, гомумән, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган һәм бүген кичектергесез хәл итүне таләп иткән барлык мәсьәләләрдә дә хәбәрдар булу, бу хакта хакимияттәге тиешле структураларга үз вакытында җиткерү, үтәлешен контрольгә алу", - дип ассызыклап әйтте Васил Шәйхразиев җәмәгатьчелек форумында ясаган чыгышында.

Шушы көннәрдә быелгы программага кергән күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тәмамланды. Әлеге җаваплы эшне башкаручылар инде бу хакта хисап та тотты. Ләкин ремонтның сыйфаты, ягъни теге яки бу йортның, подъездның, чыннан да, капиталь төзекләндерелүе хакында ахыргы бәяне шушы йортларда яшәүчеләр бирәчәк. Алда - карлы-буранлы салкын кыш. Сынатмасын иде инде миллиардлаган суммаларга төшереп ясалган ремонт. Ә без шәһәрдәшләрдән хатлар көтеп калабыз. Сезнең йортны ничегрәк төзекләндерделәр?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: