Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәк җылысын өләшүче

Җәмгыятебездә һәр гамәлен кешеләргә игелек кылуга багышлаган шәфкатьле затлар шактый. Андыйлар яшәү мәгънәсен мохтаҗларга ярдәм итүдән таба. Һәр игелекле гамәлдән илһам алып, башкаларны да шуңа рухландырып яши. "Автоградбанк" ябык акционерлык җәмгыяте идарә рәисе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины Венера Иванова әнә шундый олы җанлы затларның берсе. Ул "Минем янга...

Җәмгыятебездә һәр гамәлен кешеләргә игелек кылуга багышлаган шәфкатьле затлар шактый. Андыйлар яшәү мәгънәсен мохтаҗларга ярдәм итүдән таба. Һәр игелекле гамәлдән илһам алып, башкаларны да шуңа рухландырып яши. "Автоградбанк" ябык акционерлык җәмгыяте идарә рәисе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины Венера Иванова әнә шундый олы җанлы затларның берсе. Ул "Минем янга килгән һәр кеше елмаеп, канәгатьлек хисе белән китәргә тиеш" дигән девиз белән яши. Аның җитәкчелегендәге банк коллективы да әлеге девиздан читкә тайпылмый. Эшчәнлеген хәйриячелеккә юнәлдергәнгәдер инде, "Автоградбанк" 23 ел эчендә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ышанычлы финанс оешмаларының берсенә әйләнде.

Тормыш аккан су кебек. Венера Бәхтегәрәй кызы әле кайчан гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Түгәрәк дата тагын килеп җитте. Шөкер, тормыш юлын шәһәр тарихында матур эзләр калдырып үтә ул. Кызының матур эшләре, үрнәк гаиләсе белән әнисе Сөгъдә апа, туганнары да горурланып яши. Балалары һәрвакыт әниләреннән үрнәк алып, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар.

Венера ханымның уңышларының сере әнисенең хәер-фатихасы белән яшәвендәдер, мөгаен. Бу балачактан шулай. Кечкенә вакытында очучы, трамвай йөртүче, космонавт булырга хыялланган кыз әнисенең "Кызым, математикадан билгеләрең яхшы. Казан финанс-икътисад институтына укырга кер", дигән киңәшен тыңлый. Институтны тәмамлаганнан соң, Чаллының Үзәк урамында урнашкан банкның кредит бүлегенә инспектор булып эшкә килә. Аннан соң икътисадчы, бүлек башлыгы, идарә рәисе урынбасары вазифаларын уңышлы башкара. Ә 1991 елда хезмәтне яратучы, оештыру сәләтенә ия хезмәткәрне акционерлар банкның идарә рәисе итеп куялар. Аның тырышлыгы белән банк Чаллының архитектура һәйкәле булырлык күркәм бинага күчте. Аны ачу тантанасына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та килгән иде. Зирәк сәясәт алып баручы илбашы коллектив эшчәнлеген югары бәяләде.

Венера Иванова кебек җитәкчеләр турында сүзе эштән аерылмый, диләр. Әйткәнемчә, ул кешеләргә ярдәм итүдән ямь табып яши. "Автоградбанк" оешканнан бирле мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Ятимнәр йорты, "Асылташ", "Кояшкай" балаларны социаль тернәкләндерү үзәкләре, күп балалы гаиләләр, ветераннар һәм инвалидлар оешмалары… Бу исемлек ел саен тулылана. Мөмкин кадәр күбрәк кешегә булышуны максат итеп, Венера Бәхтегәрәй кызы "Безнең мирас" хәйрия фондын оештырды. Фонд беренчеләрдән булып коляскада бал биюләре башкаручы Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозовка булышты. Нәтиҗәдә, алар дөнья чемпионатларында җиңү арты җиңү яулап, Чаллыны данлыйлар. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында, ел саен күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә мәктәп формалары, канцелярия товарлары бүләк итәләр.

"Автоградбанк" ярдәме белән балаларның хыялы тормышка аша. Яңа ел алдыннан Кыш бабай социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тарата. Билгеле инде, өлкәннәр дә читтә калмый: берәүләр ипотекага фатир, икенчеләр кредитка машина ала. Өченчеләр, заманча көнкүреш техникасы алып, тормышын яхшырта. Чаллы татар дәүләт драма театры, ветераннар, инвалидлар оешмалары һәрдаим бу коллективның ярдәмен тоеп яши. "Без озак еллар дәвамында "Шәһри Чаллы" газетасын өебезгә яздырып укыйбыз. Шундый бүләк өчен "Автоградбанк" коллективына рәхмәт", - ди хезмәт ветераны Саҗидә Сафина. Украинадан кайткан качаклар эшкә урнаштырганнары өчен бу коллективка рәхмәтле. Мохтаҗларның таянычы булып, аларда киләчәккә өмет уятканы өчен Венера Иванова берничә тапкыр "Алтын йөрәкле кеше" исеменә лаек булды, "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә дә берничә тапкыр җиңде.

Гаиләдә үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү булмаса, хезмәттә дә, җәмәгать эшендә дә уңышка ирешү кыен. Шөкер, шәхси тормышын да туганнары, дуслары горурланырлык итеп корды Венера ханым. "Янымда һәрвакыт ныклы терәгем булды. Ирем хезмәтемне аңлап, йорт эшләрендә гел булышты. Балаларны үстерү күбрәк аның җилкәсенә төште. Шөкер, алар хезмәтне яратып, игелекле булып үстеләр, җәмгыятьтә үз урыннарын таптылар. Моның өчен мин ирем Владимирга, әти-әниләребезгә рәхмәтле", - ди язмам герое.

Дус, тату гаиләсе аның өчен иң изге урын. Шәһәрдә беренчеләрдән булып, "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләнгән бу гаиләдә һәрвакыт ихласлык, үзара хөрмәт, бер-береңә ярдәм итү кебек асыл сыйфатлар хакимлек итә. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр бит. Балалары икесе дә әниләре юлын сайлады. "Әти-әниебезгә безгә тормыш бүләк иткәннәре, хезмәтне яратырга, кечкенә нәрсәдән дә ихластан сөенергә өйрәткәннәре өчен рәхмәтлебез", - ди кызлары Алинә Ибениева.

Венера ханым вакытсыз вафат булган әтисен бик еш сагынып искә ала. Ә газиз әнисен кадер-хөрмәттә яшәтергә тырыша. Узган ел ул дөньядагы иң кадерле кешесенә барлык уңайлыклары булган агач йорт төзетте. Биредә Сөгъдә апа кызы Альбина белән гомер кичерә. Ял көннәрендә Венера ханым Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яшәүче туганнары янына кайта. Биредә ул шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, рәхәтләнеп ял итә. "Биш оныгым минем гомеремне озынайтучы витаминнарым", - ди Сөгъдә апа. Бүген аның бу сүзләрен кызы Венера да кабатлый. "Оныкларым Никита, Ислам, Милана, Салихны бик яратам. Алар безгә картаерга ирек бирмиләр", - ди ул.

Алтын көздә дөньяга килгән Венера Бәхтегәрәй кызы үзен бәхетле язмыш иясе дип саный. Ул яраткан хезмәтен намус белән башкару нәтиҗәсендә шәһәрдә генә түгел, республикада хөрмәт казанды. Гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә киңәш белән килеп, аңа рәхмәт әйтеп китәләр. Коллективында: "Ул җитәкчелек иткәндә банк тотрыклы эшләячәк", - диләр. Туганнары, дуслары хөрмәт итә. Өендә эштән кайтканын яраткан ире көтеп тора, дүрт оныгы әби дип янына җыела. Венера ханым аларның барысына да йөрәк җылысын өләшеп, бәхет юлыннан атлый. Хатын-кыз өчен болар иң зур бәхет!

Без, "Шәһри Чаллы" газетасы коллективы, Венера ханымны юбилее белән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Кешеләргә кылган игелеге меңе белән үзенә әйләнеп кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X