Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләрне “аулый”

Татарстанда балаларны автомобильдә йөртү буенча юл-йөрү кагыйдәсенең үтәлешен тикшерү максатыннан рейдлар 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. ЮХИДИ инспекторлары иң беренче чиратта белем бирү оешмалары янында кизү тора.

Исегезгә төшерәбез: ел башыннан Татарстанда килеп чыккан 143 юл-транспорты һәлакәте (41 %) вакытында машинада пассажир буларак балалар барган: 6 бала үлгән, 159ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Гомере өзелгән 6 баланың дүртесе транспорт чарасында йөртү кагыйдәсен бозып алып барылган - 2се махсус креслога утыртылмаган, 1се адаптер белән генә эләктерелгән, тагын 1 бала скутерда мотошлемсыз булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X