Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Заказлар күп булу сәбәпле, КАМАЗ корпоратив ялын августка күчерә

Ике атналык корпоратив ялны күчерү турындагы карар коронавирус пандемиясе шартларында эшли торган штаб утырышында хәбәр ителде.

«КАМАЗ» оешмасы ике атналык корпоратив ялын июльдән августка күчерә. Бу карар коронавирус пандемиясе шартларында эшли торган штаб утырышында игълан ителде. Бу турыда автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Компаниянең сату хезмәтенең актив эше, шулай ук Россия Президенты һәм Хөкүмәте кабул иткән коммерция техникасына ихтыяҗны хуплау чаралары нәтиҗәсендә июльдә безнең йөк машиналарына тотрыклы ихтыяҗ көтелә. Бу вазгыятьтә клиентларыбызны уңайсыз хәлдә калдыра алмыйбыз. Тимерне кызуында сук!» — дип аңлатты «КАМАЗ» оешмасының Мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев.

Корпоратив ялны 17 августтан 30 августка кадәр вакытка күчерделәр.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев