Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Здоровье просто" проектының беренче кунагы ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда җанлы дискуссияләр форматында татарстанлылар аны сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле белән фикер алыша алачаклар

Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча «Здоровье просто» Онлайн-проекты старт ала. Бу хакта оештыручылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда җанлы дискуссияләр форматында татарстанлылар аны сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле белән фикер алыша алачаклар. Әлеге проектка танылган блогерларны, медиа-персоналны, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар", - диелә хәбәрдә.


"Здоровье просто" проектының беренче эфиры бүген 18: 00 сәгатьтә булачак, аның темасы — «Грудное вскармливание в приоритете". Программада ТР Премьер — министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева, ТР ССМ штаттан тыш баш неонатологы, Казанның «ГКБ7» ДАССОның неонатология буенча баш белгече һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» ЮҺБ ФДББОның госпиталь педиатриясе кафедрасының ассистенты катнашачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев