Шəhри Чаллы

Әзербайҗанда хәрби хәл игълан ителде

Әзербайҗанда шулай ук комендант сәгате дә кертелә.

Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев Нагорный Карабахтагы кискенләшү фонында 28 сентябрьдән бөтен илдә хәрби положение кертү турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әзербайҗанда шулай ук комендант сәгате дә кертелә. Ул Мәскәү вакыты белән 20:00дән 05:00гә кадәр гамәлдә булачак.

Элек хәрби хәл һәм резервчыларны мобилизацияләүне армиядә игълан итәләр иде.

 

Чыганак BMF.RU

Фото ачык чыганаклардан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: