Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китә

Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу хакта "Ак Барс" хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә

Сайтта Зиннәтулла Билалетдиновның мөрәҗәгате урнаштырылган. "Бу 14 ел дәвамында минем белән эшләгән һәркемгә, һәр уенчыга, трибунага килгән һәр җанатарга рәхмәтлемен. Бу команда мәңгегә минем йөрәгемдә калачак. "Ак Барс"ны яхшы киләчәк көтә. Мин моңа шикләнмим!", ди тренер. Билалетдинов чорында "Ак Барс"лар өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда Гагарин кубогы Казанга кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.

 

http://matbugat.ru/news/?id=25097

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев