Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк банк ОСАГОның яңа тарифларын игълан итте

Россия Үзәк банкы ОСАГО тарифларын үзгәртү проектын игълан итте. Документ көйләгеч (регулятор) рәсми сайтында дөнья күрде.

Проект иминият тарифларының база ставкалары һәм коэффициентлары күләмен үзгәртү тәртибен һәм иминият премияләре билгеләгәндә куллану тәртибен билгели. Ул ОСАГО тарифларын реформалауда беренче адым булып тора, дип билгеләп үтелә документта.

Физик затларның җиңел автомобильләре өчен база тарифы ике якка да 20 процентка артачак. Шулай итеп, максималь ставка 4 942 сумга кадәр күтәреләчәк, минималь күләм 2 мең 746 сум тәшкил итә.

ОСАГО полислары мотоциклчыларга, шулай ук юридик затларның җиңел автомобильләренә арзанаячак. Мотоциклчылар өчен 1 мең 47 сумга кадәр төшә, ә җиңел машиналар өчен – 2 мең 911 сумга кадәр.

Территориаль коэффициентлар үзгәрми. Моннан тыш, йөртүченең яшен һәм стажын исәпкә алучы коэффициентлар артачак.

Реформа имин йөрүгә ташламалар һәм өстәмәләр системасына, шулай ук бонус-малус коэффициентына да кагылачак.

Документ көйләгеч җитәкчелеге тарафыннан расланмаган.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X