Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июньнән 17 июльгә кадәр Казанга автобуслар керү чикләнә

Чикләүләр пассажирлар һәм йөк ташучы машиналарга һәм муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутлар буенча даими рәвештә пассажирлар ташучы автобуслар кагылмый.

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм уеннар үткәрү вакытында шәһәр территориясенә автобуслар керү чикләнә. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләүләр автобусларның кайбер категорияләренә кагылмый. Сүз, аерым алганда, “Россия-2018” оештыру комитетыннан рөхсәт кәгазе булган спорт ярышлары узучы маршрут буенча пассажирлар һәм йөк ташучы машиналарга һәм муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутлар буенча даими рәвештә пассажирлар ташучы автобуслар турында бара.

Моннан тыш, Казан территориясенә “ЭРА-ГЛОНАСС” системасы белән идентификацияләнгән спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган автобуслар һәм “2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе”н тәэмин итүчеләр керә ала. Бу очракта дирекциягә Казанга автобуслар керүе турында алдан хәбәр ителгән булырга тиеш.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шулай ук шәһәргә автобуслар керүенә рөхсәт бирергә мөмкин. Чикләүләр 1 июньнән 17 июльгә кадәр булачак.

http://tatar-inform.tatar

фото - http://m.tvkrasnodar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус транспорт казан чикләү