Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы га­лиме­ хөр­мә­те­нә мемориал такта куелды

Вла­ди­мир Ер­ма­ков Ка­ма буе тө­бә­ген­дә, Чал­лы һәм Ка­ма аръ­я­гын­да та­рих һәм эш­мә­кәр­лек та­ри­хын өй­рә­нү­гә зур өлеш керт­кән.

К­ФУ­ның Чал­лы ин­с­тиу­ты­ның төп би­на­сын­да икъ­ти­са­дый те­о­рия һәм икъ­ти­сад сә­я­сә­те, та­рих фән­нә­ре док­то­ры, Ка­ма бу­е­ның та­ныл­ган га­ли­ме Вла­ди­мир Ер­ма­ков ис­тә­ле­ге­нә ме­мо­ри­ал так­та ачу тан­та­на­сы бул­ды.

“Тү­бән Ка­ма” ту­ган як­ны өй­рә­нү клу­бы га­лим­нең исе­мен мәң­ге­ләш­те­рү тәкъ­ди­ме бе­лән чык­кан иде. Вла­ди­мир Ер­ма­ков Ка­ма буе тө­бә­ген­дә, Чал­лы һәм Ка­ма аръ­я­гын­да та­рих һәм эш­мә­кәр­лек та­ри­хын өй­рә­нү­гә зур өлеш керт­кән. Ул мон­нан 3 ел элек, 57 яшен­дә ва­фат бул­ды. Уку йор­ты­ның төп би­на­сын­да Кам­ПИ­ның бе­рен­че рек­то­ры Вла­ди­мир Са­ла­маш­кин­га ме­мо­ри­ал так­та ку­ел­ган иде. Бу бу ва­зи­фа­да 1980-1985 ел­лар­да эш­лә­де. 2007 ел­да 69 яшен­дә ва­фат бул­ды. Уку йор­ты­ның әле­ге га­мә­лен­нән баш­ка тар­мак­лар­да эш­лә­ү­че­ләр дә үр­нәк алып, ха­лык­быз­га на­мус­лы хез­мәт итү­че­ләр­нең исем­нә­рен мәң­ге­ләш­тер­сен­нәр иде.

фото - http://chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы тарих уку йорты кфу