Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный

Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән.

Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный.

Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Әти-әниләре ни беләндер мәшгуль булган арада, кыз тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган. Москит челтәре сабыйны «тотып тора» алмаган һәм кыз урамга егылып төшкән.

Хәзер ул хастаханәдә ята.

Кызның әти-әниләре «Ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев