Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Әл­мәт көрәшчесенә хаҗга юллама бүләк ителде

Ко­ман­да­лар ара­сын­да җи­ңү­че итеп әл­мәт­ле­ләр та­ныл­ды. Ди­ния нә­за­рә­те ку­бо­гы алар­га ла­ек бул­ды. Икен­че урын­да Чал­лы, өчен­че­дә Са­ба һәм Бал­тач ра­йон­на­ры спорт­чы­ла­ры.

7 ап­рель­дә Чал­лы­ның “Ви­тязь” спорт­ком­п­лек­сын­да мө­сел­ман яшь­лә­ре­нең та­тар­ча кө­рәш һәм кул кө­рә­ше бу­ен­ча X Бер­ләш­те­рел­гән рес­пуб­ли­ка ачык тур­ни­ры уз­ды. Ул ҮДО – Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те ку­бо­гы­на үт­кә­рел­де. Тур­нир­да Баш­кор­тос­тан, Уд­мур­тия, Орен­бург һәм Та­тар­стан­ның 17 шә­һәр-ра­йо­нын­нан (Чал­лы, Ак­су­бай, Буа, Кук­ма­ра, Ак­та­ныш, Әл­мәт, Са­ба, Ар­ча, Ка­ма Та­ма­гы, Яңа Чиш­мә, Тү­бән Ка­ма, Аз­на­кай, Ла­еш, Ала­бу­га, Зәй, Бал­тач, Би­ек­тау) 105 спорт­чы кат­наш­ты. Алар ара­сын­да ар­мспорт бу­ен­ча 4 дөнья чем­пи­о­ны, 11 спорт мас­те­ры, 17 спорт мас­тер­лы­гы­на кан­ди­дат бар иде. Кө­рәш­че­ләр­нең кал­ган­на­ры төр­ле раз­ряд­лар­га ия иде­ләр. Шу­ңа кү­рә кө­рәш тех­ник як­тан ка­мил, трав­ма­лар­сыз бар­ды.

Кө­рәш­че­ләр­нең нык­лы­гы­на сок­лан­мый­ча мөм­кин тү­гел иде: кай­бе­рә­ү­ләр шул ук көн­не 300 чак­рым­нан ар­тык юл үтеп ки­леп, кө­рә­шеп, шул ук көн­не кай­тып кит­те­ләр.

 Үл­чән­гән­че кө­рәш­че­ләр на­маз гый­ба­дә­тен бе­лү бу­ен­ча тест үт­те­ләр. Ан­на­ры кө­рәш баш­лан­ды. Көн­дез­ге 11 дә ул, тур­нир­ны ачу тан­та­на­сы сә­бәп­ле, тук­та­лып тор­ды. Ачы­лыш тан­та­на­сы Коръ­ән уку­дан баш­лан­ды. Мө­сел­ман спорт­чы­ла­рын Чал­лы шә­һә­ре имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин, мөф­ти Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин, баш ка­зый Җә­лил хәз­рәт Фаз­лы­ев, шә­һәр­нең Ком­со­мол ра­йо­ны баш­лы­гы урын­ба­са­ры Рус­лан Кә­би­ров сә­лам­лә­де­ләр һәм уңыш­лар те­лә­де­ләр. Ка­мил хәз­рәт кө­рәш бе­лән Пәй­гам­бә­ре­без­нең ак­тив шө­гыль­лән­гә­нен, спорт­ны яра­ту­ның сөн­нәт бу­лу­ын ис­кә тө­шер­де.

 Кө­рәш­че­ләр­нең күп­че­ле­ге тур­нир­да ин­де бер­ни­чә ел гы­на кат­наш­мый. Кай­бе­рә­ү­ләр ин­де аңа ул­ла­рын да алып кил­гән­нәр. Тур­нир­да авыр үл­чәү ка­те­го­ри­я­сен­дә бер­ни­чә мәр­тә­бә җиң­гән спорт мас­те­ры Да­мир Хәй­ри­ев әнә шун­дый­лар­дан. Аның улы 18 яшь­лек Да­нил бы­ел 75 кг. ка­дәр авыр­лык­та ба­тыр кал­ды. Баш­кор­тос­тан­ның Бал­тач ра­йо­нын­нан кул кө­рә­шен­дә ин­де 3 ел кат­на­шу­чы һәм приз­лы урын­нар алу­чы Ра­дим Нур­га­ни­ев бы­ел III урын­га ла­ек бул­ды. “Мак­сат җи­ңү тү­гел, ә мө­сел­ман спорт­чы­ла­ры бе­лән ара­ла­шу,” – ди Ра­дим. Аның бе­лән бер­гә тур­нир­га ки­лү­че Баш­кор­тос­тан­ның Бо­рай ра­йо­нын­нан Ри­шат Ра­я­нов 70 кг. ка­дәр авыр­лык­та III урын­ны яу­ла­ды. Уфа­ның “Ра­ма­зан” мә­че­тен­нән спорт­чы­лар­ның тур­нир­га ки­лүе шу­лай ук сө­е­неч­ле яңа­лык бул­ды. Төр­кем җи­тәк­че­се Ва­дим Мө­хәм­мәт­ну­ров ярыш­лар­ның юга­ры әзер­лек­тә үтү­ен бил­ге­лә­де.

 Кул кө­рә­ше бик кис­кен бар­ды. Чөн­ки бу төр­дә дөнья чем­пи­он­на­ры Рус­лан һәм Рим Хә­ми­дул­лин­нар, Ил­гиз Нә­фый­ков, ар­мспорт ве­те­ра­ны, ин­ва­лид спорт­чы­лар ара­сын­да дөнья чем­пи­о­ны Фә­нис Ну­рет­ди­нов, та­ныл­ган спорт мас­те­ры Ил­дар Сә­хи­пов һ.б.лар көч сы­наш­ты­лар. Үз авыр­лык үл­чәм­нә­рен­дә Чал­лы­дан Рус­лан Хә­ми­дул­лин (70 кг ка­дәр), Тү­бән Ка­ма ра­йо­нын­нан 18 яшь­лек Ил­гиз Нә­фый­ков (был­тыр Вен­гри­я­дә яшь­ләр ара­сын­да уз­ган дөнья чем­пи­о­на­тын­да җи­ңү­че, хә­зер­ге ва­кыт­та Ка­зан энер­ге­ти­ка тех­ни­ку­мын­да укый), 85 кг ка­дәр авыр­лык­та был­тыр­гы җи­ңү­че Ил­дар Сә­хи­пов (Би­ек­тау) ба­тыр кал­ды­лар. II, III приз­лы урын­нар­да Рим Хә­ми­дул­лин, Чал­лы­дан Мо­го­мед Нур­цал­ха­нов, Фә­нис Нур­хә­ми­тов, Фә­нис Ну­рет­ди­нов.

 Та­тар­ча кө­рәш­тә Ак­та­ныш­тан 18 яшь­лек Раб­ба­ни Нур­га­ли­ев (70 кг ка­дәр), Чал­лы­дан Да­нил Хәй­ри­ев (75 кг ка­дәр), Орен­бург өл­кә­се вә­ки­ле, Әл­мәт ко­ман­да­сы өчен чы­гыш яса­ган 20 яшь­лек Ай­рат Сә­ми­гул­лин (85 кг ка­дәр), Уфа­дан та­тар­ча кө­рәш бу­ен­ча спорт мас­те­ры Ай­гиз Зәй­нет­ди­нов (95 кг ка­дәр), Әл­мәт­тән тур­нир­да күп җи­ңү­ләр яу­ла­ган, хаҗ­га юл­ла­ма от­кан Фә­нил Мин­га­зов (105 кг ка­дәр), Ка­зан­нан спорт мас­те­ры Ра­вил Мө­ба­рак­шин (105 кг ар­тык) яу­ла­ды­лар. II, III урын­нар­да Әл­мәт­тән Ру­зил Га­ни­ев, Яңа Чиш­мә­дән Ди­нар Ми­и­не­ба­ев, Бал­тач­тан Нур­фат Шә­фи­гул­лин, Са­ба­дан Ай­рат Ис­мә­гый­лов, Бу­а­дан Аль­берт Сө­ләй­ма­нов, Са­ба­дан Ру­шан Гиль­ма­нов, Зәй­дән Рус­лан Хә­ми­дул­лин, Бал­тач­тан Рөс­тәм За­һи­дул­лин, Бу­а­дан Ма­рат Ми­на­чев, Чал­лы­дан Ри­шат Фа­зул­лин, Са­ба­дан Фәр­хәт Фәй­зул­лин, Тү­бән Ка­ма­дан Али­шер Атад­ба­нов.

 Та­ныл­ган мө­сел­ман җыр­чы­сы, та­тар­ча кө­рәш мас­те­ры Иль­яс Ха­ли­ков тур­нир­га аб­со­лют ба­тыр өчен тә­кә бү­ләк ит­кән иде. Аб­со­лют ба­тыр исе­мен Әл­мәт­тән Фә­нил Мин­га­зов яу­ла­ды.

Ко­ман­да­лар ара­сын­да җи­ңү­че итеп әл­мәт­ле­ләр та­ныл­ды. Ди­ния нә­за­рә­те ку­бо­гы алар­га ла­ек бул­ды. Икен­че урын­да Чал­лы, өчен­че­дә Са­ба һәм Бал­тач ра­йон­на­ры спорт­чы­ла­ры.

Һәм ме­нә тур­нир­ның иң ис­тә­лек­ле мизгеле: үз үл­чәү авыр­лы­гын­да ба­тыр ка­лу­чы­лар ара­сын­да хаҗ­га юл­ла­ма­ны оту өчен җи­рә­бә­дә кат­на­шу. Бы­ел мон­дый бә­хет Әл­мәт ко­ман­да­сы әгъ­за­сы Ай­рат Сә­ми­гул­лин­га ел­май­ды.

Тур­нир бы­ел да бик күр­кәм спорт бәй­рә­ме бу­лып уз­ды.

Хәлил Шәрипов

Рә­сем­нәр­дә тур­нир­дан кү­ре­неш­ләр: 

Баш мөф­ти Ка­мил хәз­рәт чы­гыш ясый; җи­ңү­че ко­ман­да­лар; Ай­рат Сә­ми­гул­лин хаҗ­га юл­ла­ма бе­лән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш саллы мөселман турнир ярыш бәйге ислам дин