Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”да диведентлар түләячәкләр

Узган елда “КАМАЗ”да чиста табыш 3 миллиард 16 миллион 91 мең сум тәшкил итте.

Мәскәүдә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең диреткорлар советының чираттагы утырышы булды. Аны Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов алып барды. Акционерлар 2018 елның өч аена бизнес-планның үтәлеше турында доклад тыңладылар.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, автогинат акционерларының 29 июньдә узачак гомуми җыелышының көн тәртибе каралды.  ГОСА-2018 га “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте Уставының яңа редакциясе проекты тәкъдим ителде.

2017 ел нәтиҗәләре буенча чиста табышны бүлү буенча киңәшләр бирелде. Узган елда чиста табыш 3 миллиард 16 миллион 91 мең сум тәшкил итте. Аның 24,85 %ына “КАМАЗ” акцияләре буенча диведентлар түләүгә җибәрергә карар кабул ителде. 70,15%ы инвестиция проектларын финанаслауга тотылачак.

фото - https://expertrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие