Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи каберенә таш куела

Бу хакта инстаграм аша җырчы Айгөл Бариева хәбәр итә. “Бу көнне бергә булыйк!” дип мөрәҗәгать итә ул.

27 июль көнне 11:00дә Казанның Яңа татар зиратында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи каберенә таш куелачак.

Бу хакта инстаграм аша җырчы Айгөл Бариева хәбәр итә. “Бу көнне бергә булыйк!” дип мөрәҗәгать итә ул. Ташның макетын фотода күрергә була.

Хәния Фәрхи бер ел элек 27 июльдә туган ягы – Башкортстанга әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Шушы көннәрдә генә “Татар-информ” хәбәрчесе Тәтешле районына, Хәния Фәрхи исемендәге төбәкара беренче вокал фестиваленә баргач, җырчының әнисе , 88 яшьлек Фәния апа белән аралашып кайтты. 

https://tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу