Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә “светофор” дигән проект эшли башлый

Теге яки бу ризыкның зыянлымы-юкмы икәнен билгеләгәндә, беренче чиратта, андагы тоз, шикәр һәм май күләме исәпкә алыначак.

Бу җәйдә Русиядә шартлы рәвештә “светофор” дигән исем алган проект эшли башлый — азык-төлеккә марка сугачаклар. Федераль Туклану һәм биотехнология үзәге әзерләгән әлеге проект шуннан гыйбарәт: зыянлы әйберләр күп булган ризыкны — кызыл, ярымзыянлыларны — сары, ә файдалы азык-төлекне яшел төс белән билгеләячәкләр. Роспотребнадзорда мондый товарлар кибет киштәләрендә 2018 елның җәендә үк пәйда булачак дип белдерделәр.

Теге яки бу ризыкның зыянлымыюкмы икәнен ничек билгеләячәкләрме? Беренче чиратта андагы тоз, шикәр һәм май күләме исәпкә алыначак. Галимнәр конкрет азык-төлекнең составын гына түгел, ә аның ахыр чиктә организмга ничек тәэсир итәчәген дә бәяләгәннәр. Мәсәлән, колбасада, сосискада һәм кибет фаршында тоз бик күп. Әгәр иртән дә, әбәдкә дә, кичен дә шуларны ашасаң, организмда тоз күләме чамадан тыш күп булачак. Димәк, бу продуктка сары яки кызыл төстәге марка сугачаклар. Халык шушы ризыклар белән генә тукланырга ярамаганын аңлаячак.

Соңгы елларда русиялеләр ит ризыкларын бик күп ашый башлаганнар. Ә җитештерүчеләр аларны төрле тәмләткечләр белән шыплап тутыралар. Шуның аркасында организмга тәүлегенә 8-12 грамм чамасы тоз керә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тоз 5 граммнан артмаска тиеш дип кисәтә. Арта икән — бу йөрәк һәм кан тамырлары чиренә китерә. Артык шикәрнең һәм майның зыяны турында болай да аңлашыладыр.

http://www.tatyash.ru

сурәт - http://ki-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон