Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребез укучысы “Иң яхшы конструктор” исеменә лаек булды

Жюри җиңүчеләрне 5 категория буенча билгеләде.

Шәһәребезнең “Кванториум” балалар технопаркында фәнни-техник проектлар арасында бәйге үткәрелде. Анда республиканың төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 52 яшь конструктор катнашты. Алар конкурс комиссиясенә Lego базасында робот-пианист, робот-тикшерүче, планетоход, лифт макеты, металлоискатель, автоном селекция комплексы, “акыллы” һәм теплица, 3D-сканер һәм башка проектлар тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.

Жюри “Робот техникасы”, “Мәгълүмати технологияләр”, “Электроника”, Инженерлык дизайны”, “Автомоделирование” категорияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Шәһәрдәшебез Вячеслав Чехун “Инженерлык дизайны” буенча җиңүче дип табылды. Ул “Цифрлы җитештерү Индустрия 4.0” концепциясе буенча эшләнгән тормоз колодкалары эшләү өчен автоматлаштырылган технологик комплекс тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф