Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Слива баллырак һәм эрерәк булсын өчен нишләргә?

    Теләсә нинди төшле җиләк-җимешкә төшен формалаштыру өчен кальций кирәк.

    Ә ул известьтә күп. Шуңа күрә агач һәм куакларны 1:1 нисбәтендә алынган балчык һәм известь катнашмасы белән агартырга кирәк. Бу эш язын эшләнә. Шулай ук айга бер тапкыр бер чиләк суга 1 аш кашыгы известь болгатып та сибәргә мөмкин.

    Җимеш формалаштыру өчен, слива чәчәк атканда бор кислотасы төнәтмәсе сибәләр.

    Тагын бер киңәш: слива агачы төбенә тимер кисәкләре, иске кадак, шөреп күмсәгез, ул баллырак һәм эререрәк була. Бу аның тимергә баюына бәйле.

     

     

    Чыганак: Акчарлак газетасы сайты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: