Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Авылда бозау урынына балык үрчетә башлаячаклар»

    Татарстанда яшәүче бер кеше елына уртача 9 килограммга якын балык ашый. Кызганыч, үзебездәге балык кына республиканы тәэмин итәргә җитми, кибет киштәләрендәге балыкның 90 проценттан артыграгы Татарстан сулыкларыннан тотылса да, чит төбәктән сатып алына.

    2020 елга – 20 тонна балык

    Бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә балык бизнесы гөрләп эшләп китә алмый. Балык үрчетү белән шөгыльләнә торган оешмаларның күбесе бөлә. Балык эшкәртү заводындагылар хезмәт хакы түбән булудан зарлана, балыкчылар сулыкларда балык кимүгә борчыла, фермерларның балыкчыларга грант булмауга ачуы килә. Дәүләт ярдәме күрсәтелгән очракта да, таләпләр катгый.

    Зәй районында Башкортстаннан килгән эшмәкәрләр карп үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башлаган иде. Тик эшләре барып чыкмады. 2016 елда, аномаль эсселек аркасында, сусаклагычта 170 тонна балыклары һәлак булды. Суның температурасы 40 градуска кадәр җылынган, шуның аркасында ба­лык­ларга кислород җитмәгән.

    Спас районында балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр дә авырлыклар белән очрашты. Әле былтыр гына алар, эшләргә мөмкинлекләр юк, бизнесны җәелдереп булмый, хезмәт хакы аз, басым тоя­быз, дип зарланган иде. Күрәсең шуңа да, балыкчылык өлкәсендә районда хаус хөкем сөргәндер. Бер елны браконьерлар саны буенча Спас лидерлар рәтенә кергән иде.
    Балыкчыларны борчыган проблемалар белән Татарстан Хөкүмәте дә таныш. Боз урыныннан кузгалды да кебек. Дәүләт ярдәме белән респуб­ликада аквабиокультураны үстерүнең комплекслы планы эшләнгән. Гади итеп аңлатканда, балыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә яңа мөмкинлекләр тудырырга тырышалар. Балыкны җим белән тәэмин итү, маймычлар үрчетү, балыкны сату – барысы белән дә махсуслашкан белгечләр шөгыльләнер, бу өлкә бездә үсеш алыр дип көтелә. Шул рәвеш­ле Татарстандагы балык күләмен киләсе елга 20 мең тоннага җиткерергә исәплиләр. Бүген балык җитештерү бездә елына уртача 200 тонна икәнне исәпкә алганда, бу чынга ашардай идея булса, алга китеш сизелә. Районнарда балык үрчетүче фермерлар барлыкка килә башлаган. Күпләр безнең климат өчен чыдам Африка җәенен үрчетергә керешкән.

    Мәрмәр җәен ике сәгать сусыз тора ала

    Шундый фермерларның берсе – Балык Бистәсеннән Радик Билалов. Ул «Клариус» җәмгыятен җитәкли. Ноябрь аенда ясалма бассейннарга беренче маймычларны җибәрергә җыена. Исәбе – Сабан туена беренче җәеннәрне сатуга чыгару.

    Балык Бистәсе дигәч, монда балык мыжлап торырга тиештер кебек. Район элек-электән балыкчылары белән дан тоткан. Тарихка күз салсаң, бу якларны XVIII гасырда ук америкалылар белгән, Балык Бистәсендә тотылган чөгә, мәрсин балыгы белән Мәскәүдә боярларны сыйлаганнар.
    Чулман елгасының Балык Бистәсе тирәсендәге өлеше иң чиста урыннардан санала икән. Шуңа да монда тотылган балык та сыйфатлы. Тик базарда сату өчен балык каптыручы аерым кешеләрне исәпкә алмаганда, балык тоту белән шөгыльләнүче оешмалар юк диярлек. Хәер, бер оешма бар-барын – «Круг» җәмгыяте. Алар электән балык тота. Балык сата торган кибетләре дә бар. Елгада тоткан балыкны сатудан тыш, күптән түгел Африка җәене маймычларын үрчетә башлаганнар. Радик әфәнде исә, бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип саный. Шуңа да районда беренчеләрдән булып кооператив төзегән. «Круг» җәмгыяте аларны маймычлар белән тәэмин итәчәк. «Клариус» җәмгыяте балыкларны үстерү белән шөгыльләнәчәк. Радик Билалов балык эшкәртү заводы булдырырга да тели. Урыны әзер дә инде. Бирегә кооператив әгъзалары да балык китерә алачак. Монда балыктан сосиска, купаты, шашлык, консерва, казылык, башка ризыклар җитештерергә җыеналар. «Үз яныма һәрчак акыллы кешеләрне җыярга тырышам. Һәрчак кешедән нәрсәдер өйрәнәм», – ди Радик Билалов.

     «Балыкны атнасына биш тапкыр ашау инсульт булу куркынычын 54 процентка киметә», – ди табиблар.
     Тәтештә кырпы балыгына (белуга) куелган һәйкәлнең тәңкәсен сыпырып теләк теләсәң, ул чынга ашачак дигән ышану бар.
    Галимнәр балык депрессияне юкка чыгара һәм кәефне күтәрә дигән нәтиҗәгә килгән.

    Ул уңышка ирешү серләре белән дә уртаклашты: башта кешенең хыялы булырга тиеш, аннары максат куела, аңа ирешү өчен, гамәлләр башкарыла, ахырдан нәтиҗә күренә, ди.
    Радик әфәнде балык үрчетү белән өч ел элек кызыксына башлаган. Интернеттан күп мәгълүмат туп­лаган. Бу эш белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышкан. Җәмгыятьне булдыру, төзелеш өчен миллионлаган акча таләп ителгән. Хәзер биредә эш башлап җибәрү өчен барысы да әзер. Барлыгы 200 тонна балык сыйдырышлы берничә бассейн, балык калдыкларын ашый торган махсус бактерияләр, диңгездәге мохитне тудыра торган җилләтү сис­темасы дисеңме... Җылылык белән суны гына тоташтырасы калган. Район башлыгы ай азагына кадәр бу эшләрне җайга салырга вәгъдә иткән.

    Африка җәенен, ите кызыл төстә булганга, мәрмәр җәен дип тә атыйлар. Ул бик гаҗәп балык, безнең климатка чыдам. Сусыз ике сәгать тора ала. Су кимегәндә, бер чакрымнан артык елан кебек шуышып кына да бара ала, ди. Ите дә тәмле, диетик булып санала. «Җәеннән ясалган купатылар кыздырыр өчен аеруча әйбәт килеп чыга, үзебез сынап карадык»,– ди Радик Билалов.

    Башта бассейннарга ай саен 10 граммлы маймычларны җибәрергә җыеналар. Сатарлык булып җитешкәнче, балык 9 ай үсәргә тиеш. Аларны, зурлыкларына карап, төрле бассейннарга күчереп барачаклар. «Тиздән авылларда бозау урынына балык үрчетә башлаячаклар», – ди Радик Билалов, уенын-чынын бергә кушып.

     Африка җәенен Питрәчтә, Кукмарада да үрчетәләр икән. Кыскасы, көндәшләр, тәҗрибә алыр кешеләр дә җитәрлек.

    Кемдер балыкны сатып акча эшләргә омтылса, икенче берәүләр балык ярдәмендә башка юнәлештә кәсеп итә. Балык тоттырып акча эшлиләр. Сүз балык­чылык базалары турында. Алар Татарстанның төрле районнарында төзелеп килә. Иң алга киткәне, халык арасында популярлык казанганы Кама Тамагындадыр, мөгаен. Татарстан Президенты да биредә балык тотарга ярата, дигән имеш-мимешләр йөри. Кама Тамагында балыкчылык базалары берничә. Анда Татарстаннан гына түгел, Россия­нең төрле төбәкләреннән ял итәргә, балык тотарга киләләр. Базада мунча керергә, күңел ачарга, егерь белән иң балыклы урыннарга чыгарга мөмкин.

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avylda-bozau-urynyna-balyk-rchet-bashlayachaklar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: