Шəhри Чаллы

Шәһәрдә үтәчәк чаралар рубрикасы буенча яңалыклар

  • 19 март 2015 - 07:10
    Бушлай юридик ярдәм
    20 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә (Яңа шәһәр, 3/18) халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Биредә 8-17 сәгатьләрдә халыкны борчыган сорауларга адвокатлар, нотариуслар, прокуратура һәм пенсия фонды хезмәткәрләре җавап бирә. Язылу өчен 37-45-69 телефонына шалтыратырга кирәк.
    2740
    0
    0
  • 19 март 2015 - 06:30
    Чаллыда вакансияләр ярминкәсе булачак
    19 мартта Чаллының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе була. Анда "АС-Кама", "Штурман Кредо+", "Домкор Индустрия", "Камский бекон" һәм башка предприятие вәкилләре катнаша. Бу предприятиеләргә эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, хисапчылар, пешекчеләр, программистлар, җыештыручылар кирәк.
    638
    0
    0
Реклама