Хатларда тормыш тег белән яңалыклар
-
Аңлашып яшик
Шулай беркөнне кибеткә кердем. Кассада алдыма битлексез бер ир-ат килеп басты.
-
Хәлләр үзгәрмәде
Әнием дүрт кенә сыйныф белемле булса да, киң карашлы сугыш чоры баласы иде. Мин белгәннән бирле, бик күп газета-журналлар, шул исәптән, рус телендәге «Крестьянка», «Работница» журналларын да алдырды.
-
Кабалага төшәсем килми
Банк картасына бераз акча керсә, я үзем кемгәдер акча күчерсәм, банктан кредит алырга кыстап, смс-хәбәрләр килә башлый.
-
Газета килсә бәйрәм
Шәһәребезнең бер финанс оешмасын озак еллар җитәкләгән, Татарстанның атказанган икътисадчысы Розалия Габдуллина безгә ярты ел саен «Шәһри Чаллы» газетасын бүләк итә.
-
Татар теле – төрки телләргә ачкыч
Евразиядә төрки халыклар яши. Алар төрле телләрдә сөйләшәләр. Шулай да бик тырышсалар, бер-берсен аңлый алалар. Россиядә, Төньяк Кавказда һәм Дагыстанда кумыклар гомер кичерә. Татар телен белсәң, алар белән аралашып була. Чөнки алар бездәге мишәрләр кебек сөйләшә.
-
Өлкәннәр игътибарлырак
Коронавирус белән авырганнан соң кан басымы «сикерә» башлады. Бер көнне сеңлем белән теш стоматология үзәгенә барган идек. Тешен дәвалагач аны машинага чыгарып утырттым. Үзем даруханәгә кермәкче идем. Кинәт кенә башым әйләнеп китте дә, аңымны җуеп егылдым. Борынымнан кан да киткән, билгеле, үзем хәтерләмим.
-
Татарча картлар гына сөйләшә, имеш
Кече оныгыма 4 яшь тулды. Теле татарча ачылган, бер яшьтән үк татар җырлары тыңларга яраткан онык кинәт кенә урысча сөйләшүгә күчте дә куйды. Югыйсә әти-әнисе дә, без – әби-бабайлар да гел татарча гына сөйләшәбез бит.
-
Режим дөресме икән?
Быел оныгым беренче тапкыр икенче сменада укый. Беренчедә укыганда кичке сәгать уннан да калмыйча ятып йоклый иде.
-
Кешеләргә аптырыйм
Россия Президенты коронавируска бәйлге вәзгыятьнең киренкелеген исәпкә алып, 30 октябрьдән халыкны ялга җибәрде.
-
Картлык сорап тормый
Әни туксан яшенә җитеп килгәндә авырый башлады.
-
Хатын аңлармы?
Әни авырып, гүргә кергәч, әти үзен начар хис итә башлады. Мин аның авылда ялгыз гомер итүенә катгый каршы булдым.
-
Адым саен алдакчы
Мошенниклар һаман күбәя. Халыкны төрле ысуллар белән талыйлар. Аларның кармагына байлар капмый, һаман да шул гади халык эләгә – үзләре гадел булгач, кешеләргә ышаналар.
-
Бассейннар күп, бәясе бер дә арзан түгел
Чаллыда соңгы елларда спорт корылмалары күп төзелә. Бассейннар да шактый.
-
"Мәйдан"ның мәйданы киң
<...> Күпчелек матбугат чарасының зур кимчелеге – үз аудиториясенең мәнфәгатьләрен, таләпләрен ачык белмәү. Бүген матбугат һәм халык арасындагы мөнәсәбәт-багланышлар турында сүз йөртәбез икән, милли матбугат чарасының төп бурычларыннан берсе – милләт проблемаларын тиешенчә яктырту, мөмкин кадәр аның мәнфәгатен яклау булырга тиеш. Менә шундый югарылыкка ирешкән милли басма дип, Чаллы җирлегендә нәшер ителүче «Мәйдан » журналын әйтергә мөмкин.
-
Алданганына рәхмәтле ул
“Элек авылда балалар сеансында фильм карау 5 тиен тора иде. Ләкин ул акча да гаилә бюджетында гел булмады. Мин киномеханик янында кайнашырга яратканга, киноны гел бушлай карадым. Башта, сабыр гына механик абыйның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, үземә сеңдереп бардым. Шунлыктан кино күрсәтү техникасы серенә тиз төшендем. Механик абый да аппаратын миңа ышанып тапшыра иде. Инде 6 класста укыганда ук авылдашларыма үзем дә кино күрсәтә башладым.