Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 апрельдән Казан һәм Чаллыда балалар бакчаларын яңа уку елына туплау башлана

Бу уку елы башына 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше 99 процент булды, дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең Татарстан мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә багышланган пленар утырышында министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Ул ассызыклаганча, 3 елда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны 24 мең кешегә...

Бу уку елы башына 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше 99 процент булды, дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең Татарстан мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә багышланган пленар утырышында министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Ул ассызыклаганча, 3 елда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны 24 мең кешегә артып, ел башына 211 мең 757 бала тәшкил иткән. 1 апрельдән Казан һәм Чаллыда балалар бакчаларын яңа уку елына туплау башлана.

"1,5тән 3 яшькә кадәрге балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасы кискенләшә. 2016 ел башына быелгы уку елына балалар бакчаларында урын алырга теләгән 25 меңнән артык бала урын белән тәэмин ителмәгән. Әлеге яшь категориясенә кергән сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше күрсәткече республика буенча 55 процент тәшкил итә", - дип хәбәр итте И.Мөхәммәтов. Әйтик, Казанда әлеге күрсәткеч 30 проценттан бераз артык булса, Чаллыда - 21,6 процент.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чиратында искәртеп узганча, соңгы 3 елда республикада 150дән артык балалар бакчасы төзелгән, 30 меңнән артык яңа урын булдырылган.

Ул шулай ук балалар бакчаларын капиталь ремонтлау башлану турында да әйтеп узды: аның барышында 52 учреждение төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев