Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 1 Май көнне үтәчәк бәйрәм чаралары

    "Бердәм Россия" фиркасе, профсоюзлар федерациясе белән берлектә, "Азатлык" мәйданында оештырган бәйрәм митингы 9 сәгать 30 минутта башлана. Аннан Тынычлык проспекты буйлап, Халыклар Дуслыгы йортына кадәр халык колонналары үтәчәк. "Россия коммунистлары" 10 сәгать 30 минутта Җиңү паркындагы стела янына җыелалар. Алар Тынычлык проспекты буенча "Омега" сәүдә үзәгенә кадәр барачаклар. Ә коммунистларның...

    "Бердәм Россия" фиркасе, профсоюзлар федерациясе белән берлектә, "Азатлык" мәйданында оештырган бәйрәм митингы 9 сәгать 30 минутта башлана. Аннан Тынычлык проспекты буйлап, Халыклар Дуслыгы йортына кадәр халык колонналары үтәчәк.

    "Россия коммунистлары" 10 сәгать 30 минутта Җиңү паркындагы стела янына җыелалар. Алар Тынычлык проспекты буенча "Омега" сәүдә үзәгенә кадәр барачаклар. Ә коммунистларның икенче фиркасе - КПРФ тарафдарлары 8 сәгать 30 минутта митингка җыелалар.

    Майның беренче көнендә сәгать 10да шәһәр фонтаннарын тантаналы эшләтеп җибәрү була.

    "Энтузиастлар" бульварында, "Универсам" тукталышында, "Энергетик" мәдәният сарае каршында һәм "Лалә" мунча комплексы янында бәйрәм чаралары үтәчәк.

    11 сәгатьтә Җиңү паркында концерт башлана.

    Сәгать 12дә аттракционнарны эшләтеп җибәрәчәкләр. ГЭС бистәсендәге аттракционнар 13 сәгатьтә эшли башлый.

    Кич белән шәһәрдә бәйрәм күңел ачулары дәвам итәчәк.

    1 майдан бакчаларга автобуслар йөри башлый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: