Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 ноябрьдән яңача йөри башлыйбыз

3 елга 3 сум. Соңгы тапкыр 2017 елда үзгәрешләр булган иде.

Чаллы җәмәгать транспортында йөрү бәясе 25 сумга кадәр арту яңалыгы күпләрне гаҗәпләндерде. Шунысында әйтергә кирәк, әлеге бәя автобусларда да, трамвайларда да гамәлдә булачак. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тиешле карарга 14 октябрьдә кул куйган, документ басылып чыкканнан соң 10 көн узгач, ягъни 24 октябрьда  үз көченә кергән.

Бәяләр шулай ук Түбән Камада һәм Әлмәттә дә үсәчәк, күрше шәһәрләрдә тариф шундый ук булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  Чаллы пассажир йөртүчеләре юл бәясен 2018 елда ук 25 сумга кадәр күтәрүне сораган иде.

Моннан тыш, тагын бер тариф – ташламалы тариф гамәлдә булачак.

«Әйе, элек электрон транспорт карталарыннан файдаланучылар өчен 20 сум арадаш тариф гамәлдә иде. Хәзер республика комитеты бер тапкыр йөрү өчен – 25, ә 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр бару өчен 20 сум тариф билгеләде. Бу, барыннан да элек, пенсионерларга – социаль транспорт карталарыннан файдаланучыларга кагыла. Әгәр дә пенсия яшенә җитмәгән пассажир электрон транспорт картасына 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр баруга берьюлы акча салса, аның өчен дә әлеге тариф гамәлдә була. Кызганычка каршы, башка ташламалар каралмаган», - дип аңлатты «Электротранспорт» ҖЧҖ директоры урынбасары Вячеслав Мигунов.
Әлеге яңалык белән, билгеле, күпләр килешеп бетми. Шәһәр халкын пандемия фонында барлыкка килгән экономик кризис вакытында бәяләр күтәрелү шаккатыра. Якын арада  илдә макарон, ит, сөт һәм майларга бәя арта дигән яңалык та да халыкны уйга калдырды.

Шулай ук балык кибетләре челтәренә нигез салучыларның берсе яңа елга Россиядә балык һәм балык продуктларына бәяләр артачак, дип саный.

“Үзизолияция вакытында бик күпләр эшсез һәм акчасыз калды. Бизнесларын югалтучылар да аз булмады. Әле күпләрнең финанс хәле яхшырды дип әйтеп булмый, бу кризис чорында бик авыр бирелә. Хөкүмәтнең шушындый вакытта бәяләр күтәрүе күңелле хәл түгел, әлбәттә. Бигрәктә безне транспортның 25 сум булуы шаккаттырды, моның белән килешмәүчеләр бик күп”,- ди шәһәрдәшләребез.
Кәнагәтьсезлек белдерүчеләр, әлбәттә, аз түгел, бигрәк тә шәһәрдә зур автобуслар проблемасы актуаль булып калганда.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация