Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җан авазы: туган телгә хыянәт итмәгез!

Тиздән Чаллы төбәгенең көзгесе, мәгълүмат чыганагы булган “Шәһри Чаллы” газетасы чыга башлауга 30 ел була. Басмабыз шуның белән бәхетле: аны чыга башлаган көннән алып яздырып укыган тугры дуслары шактый.

“Азат­лык” мәй­да­нын­да йод­рык төй­нәп ирек, мөс­тә­кыйль­лек та­ләп итеп, ми­тинг­лар­да мил­ли бас­ма­быз бул­сын, дип тәк­рар­лап күп авыр­лык­лар аша дөнь­я­га “ту­ган” га­зе­та ул “Шәһ­ри Чал­лы”!

Үзе­нең чы­гып кил­гән өч дис­тә дә­ве­рен­дә га­зе­та мил­лә­те­без тор­мы­шын төр­ле як­лап як­тыр­тып ки­лә, проб­ле­ма­ла­ры­быз­ны күр­сә­тү, чи­шү юлын­нан тай­пыл­мый. Ди­не­без­гә, әдә­би­я­те­без­гә, мә­дә­ни­я­те­без­гә, мәгъ­ри­фә­те­без­гә хез­мәт итә. Та­лант­лы, ал­дын­гы, күр­кәм шә­хес­лә­ре­без­не уку­чы­лар хө­ке­ме­нә чы­га­ра.

“Рәх­мәт, “Шәһ­ри Чал­лы” ны укып күп со­рау­ла­ры­ма җа­вап ал­дым яки бу яз­ма­гыз бик оша­ды”, – дип да­и­ми шал­ты­ра­та без­гә уку­чы­ла­ры­быз.

Га­зе­та­ның үзе­нең дә проб­ле­ма­сы юк тү­гел, ва­кыт­лы мат­бу­гат­ка язы­лу ва­кы­ты җит­кәч ре­дак­ци­я­дә “кы­зу урак өс­те” баш­ла­на. Хез­мәт­кәр­лә­ре­без: “Шәһ­ри Чал­лы” га язы­лы­гыз, дип төр­ле оеш­ма­лар­га хат­лар юл­лый, шал­ты­ра­та баш­лый­лар.

Без­нең та­тар хал­кы­ның бер тис­кә­ре хол­кы бар, ул авыр­лык бе­лән яу­лап алын­ган әй­бер­ләр­нең ка­де­рен бел­ми, би­та­раф­лык күр­сә­тә. Шу­ңа кү­рә дә мил­ли мә­га­риф­сез, ту­ган тел­сез ка­ла язып ба­ра­быз, җыр­лап-би­еп ке­нә тор­мыш бар­мый шул. Га­зе­та­быз бе­лән дә шул ук хәл: ел­дан-ел мил­ли бас­ма­быз “Шәһ­ри Чал­лы” га язы­лу­чы­лар ки­меп ба­ра. Мон­нан 30 ел элек җи­де мең ти­раж бе­лән чык­кан га­зе­та бү­ген ни­ба­ры­сы бер мең­нән ар­тык да­нә ба­сы­ла. Те­ле­ви­де­ние-ра­дио, ин­тер­нет за­ма­нын­да шу­лай бу­лыр ин­де ди­яр­сез. Юк, җә­мә­гатъ, бу чи­ге­неш ту­ган та­тар те­ле­без­гә бул­ган мө­нә­сә­бәт нә­ти­җә­се. Өс­тә­ге­ләр кы­са, дип кы­сы­лып бет­сәк бө­тен­ләй юк­ка чы­гар­га мөм­кин бит. Ә га­зе­та­га язы­лу үзе­без­дән то­ра! “Азат­лык” мәй­да­нын­да: “Азат­лык! “Азат­лык!”, дип кыч­кы­рып йө­рү­че­ләр үлеп бет­кән­нәр­ме әл­лә?

Җир ша­ры буй­лап та­рал­ган ко­ро­на­ви­рус афә­те дә га­зе­та­быз­га яз­ды­ру­га зур зы­ян ки­тер­де: элек яр­дәм ит­кән оеш­ма­лар, пред­при­я­ти­е­ләр, эш­мә­кәр­ләр, уку йорт­ла­ры ак­ча­быз юк, дип га­зе­та­быз­га язы­лу­дан кач­ты­лар. Әм­ма соң­гы ак­ча­ла­рын би­реп мил­ли бас­ма­ны сак­лап ка­лыр­га ты­ры­шу­чы­лар да бар. Без алар­га рәх­мәт­ле. Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге ли­цей, 52 нче, 41 нче мәк­тәп­ләр, Кә­газь-ка­тыр­гы ком­би­на­ты, Элек­трот­ран­с­порт оеш­ма­сы, “Эн­ту­зи­аст” ида­рә итү ком­па­ни­я­се,  Кам­ком­банк, ТЭЦ, “Бу­лат-М”, “Чал­лы–Ик­мә­ге” проф­ко­мы, шә­һәр мөх­тә­си­бә­теме­нә шун­дый иге­лек­ле оеш­ма­лар.Үзе­без­нең мил­ли, ди­ни җан­лы җи­тәк­че­лә­ре­без­нең бер өле­ше хәл­лә­ре бу­лып та са­ран­ла­нып яр­дәм ит­мә­ү­лә­ре бор­чу­га са­ла. Үз мил­ли бас­ма­ңа языл­мау ту­ган те­ле­ңә хы­я­нәт итү ул!

2020 ел­ның икен­че яр­ты­ел­лы­гы­на “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­на язы­лу 27 июнь­гә ка­дәр дә­вам итә.

Хәл­ләр мөш­кел. Хөр­мәт­ле мил­ләт­тәш­ләр! Әй­дә­гез, ярат­кан га­зе­та­быз­га язы­лыйк, баш­ка­лар­ны яз­ды­рыйк! Юк­са: “Без­гә яр­дәм ите­гез, дип урам чат­ла­ры­на чы­гып ба­сар­га гы­на ка­ла.

Ви­рус ки­тәр, га­зе­та­быз ка­лыр, мил­ләт­те­без яшәр, те­ле­без сак­ла­ныр!

“Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­на яр­ты ел­га язы­лу поч­та бү­лек­лә­рен­дә810 сум, ре­дак­ци­я­гә ки­леп ал­ган­да390 сум. Оеш­ма­лар­га, мәк­тәп­ләр­гә 15 да­нә­дән390 сум­га ил­теп би­рә­без.

Ба­ла­ла­ры­гыз ман­корт бу­лып үс­мә­сен, үзе­без ту­лы кан­лы мил­ләт бу­лып яшик! “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­на язы­лыйк!

 

 Мир­һа­ди Ра­зов,

 “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­ның баш мө­хәр­ри­ре,

 ТРның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X