Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ана капиталын тагы 85 гаилә алды

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшыру булды. Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары әти-әниләрне балалары туу белән котлады һәм 85 гаиләгә ана сертификатларын тапшырды. Бүгенге көндә Чаллыда 37 596 сертификатлары бирелгән, 29 697 гаилә ана капиталын кулландылар. 2018 елдан бирле берьюлы берничә балалы гаиләләр өчен ярдәмгә яңа...

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшыру булды. Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары әти-әниләрне балалары туу белән котлады һәм 85 гаиләгә ана сертификатларын тапшырды. Бүгенге көндә Чаллыда 37 596 сертификатлары бирелгән, 29 697 гаилә ана капиталын кулландылар. 2018 елдан бирле берьюлы берничә балалы гаиләләр өчен ярдәмгә яңа дәүләт чаралары гамәлгә килде - бу ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озынайту мөмкинлеге, ана капиталын мәктәпкәчә белемгә юллаган очракта өч еллык мораторийны исәптән төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләрдә ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алу. Сертификат бирү, ана капиталының акчалары белән файдаллану турында гаризаны хәзер электрон тәртиптә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Әлеге хезмәт белән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) теркәлгән гражданнар файдаланырга мөмкин. Электрон рәвештә гариза биргән вакытта клиентларга пенсия фондына бару кирәк түгел. Шулай итеп, гражданнар өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фонды хезмәтләрен куллана алсыннар өчен, Россия Пенсия фонды электрон хезмәтләрен киңәйтергә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев